Татарстанда 2026 елда пенсияне кемнәр рәсмиләштерә алачак
Пенсия яшендәге үзгәрешләр акрынлап бара һәм 2028 елда тәмамланачак.
Татарстанда яшәүчеләрнең бер өлеше 2026 елның икенче яртысында яшь буенча иминият пенсиясен рәсмиләштерү хокукына ия булачак. Бу хакта «Татар-информ» МА хәбәр итә.
Россиядә 2019 елда башланган пенсия реформасын гамәлгә ашыру дәвам итә. Пенсия яшендәге үзгәрешләр акрынлап бара һәм 2028 елда тәмамланачак. Күчеш чоры тәмамланганнан соң пенсиягә чыгу яше биш елга артачак. Хатын-кызлар өчен ул — 60 яшь, ир-атлар өчен 65 яшь дәрәҗәсендә билгеләнәчәк.
2026 елда гомуми нигездә пенсияне 1962 елда туган һәм 64 яшькә җиткән ир-атлар, шулай ук 59 яше тулган 1967 елгы хатын-кызлар рәсмиләштерә алачак.
Лаеклы ялга вакытыннан алда чыгу шартларына туры килгән татарстанлыларга пенсия билгеләү хокукы саклана. Мондый категорияләргә законда каралган ташламаларга ия һәм тиешле стажлары булган гражданнар керә.
Фото: «Татар-информ» МА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев