Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстанда коронавирустан унберенче кешенең гомере өзелгән

Пациент ИВЛ аппаратына тоташтырылган, анда уртача авырлыктагы шикәр диабеты булган.

Татарстанда Covid-19 диагнозы куелган унберенче кеше вафат булган. Бу турыда «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Әлмәт шәһәрендә яшәгән 1976 елгы ир-атны 2 июньдә Республика клиник онкология диспансерының Әлмәттәге филиалы базасында оештырылган вакытлы йогышлы авырулар госпиталенә китергәннәр. Аңа ике яклы пневмония диагнозы куелган.

Пациент ИВЛ аппаратына тоташтырылган. Анда уртача авырлыктагы шикәр диабеты булган. 3 июньдә пациентның йөрәге тибүдән туктаган.

Ир-атның үлем сәбәбе — яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе дип билгеләнә.
 

фото: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X