Татарстан халкын көзен 6 көнлек эш атнасы көтә
Россия халкы өч көн рәттән ял итәчәк.
Татарстан халкының октябрь ахыры — ноябрь башында алты көнлек эш атнасы булачак. Бу ял көнен 1 ноябрьдән 3 ноябрьгә күчерү белән бәйле, дип яза «Татар-информ».
Сишәмбе көнне, 4 ноябрьдә, бөтен Россия буенча Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтеләчәк. Россия халкы өч көн рәттән — 2, 3 һәм 4 ноябрьдә ял итә алсын өчен 1 ноябрь ял көне 3 ноябрьгә күчерелә.
Моннан тыш, 1 ноябрь, шимбә көнне, эш көне озынлыгы бер сәгатькә кыскартылачак.
Фото: Йолдыз Низамиева/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев