Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстан трассасында «УАЗ» һәм микроавтобус кара-каршы бәрелешә, һәлак булучылар бар

Авария кичә Югары Ослан районында булган.

Татарстан трассасында «УАЗ» һәм микроавтобус кара-каршы бәрелешә, һәлак булучылар бар. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

Бүген иртәнге унынчы яртыда Югары Ослан районында  трассада «УАЗ Патриот» һәм «ГАЗ Соболь» бәрелешкән. Внедорожник каршы як полосага чыгып, микроавтобус белән капма-каршы бәрелешкән.

«УАЗ»ның 72 яшьлек шоферы авария урынында вафат булган, икенче шоферны һәм микроавтобусның өч пассажирын Казанның 7нче хастаханәсенә озатканнар.

Берничә сәгатьтән соң «Соболь»ның 57 яшьлек шоферы да авыр җәрәхәтләрдән үлгән.  

фото: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев