Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстан Президенты «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» хәрәкәтен оештыру инициативасын хуплады

Хәрәкәт эшен Социаль ярдәм штабы координацияләп торачак, аңа массакүләм иҗтимагый һәм волонтерлык оешмалары активистлары һәм вәкилләре керә.

Бүген Президент Рөстәм Миңнеханов катлаулы эпидемиологик хәл вакытында халыкка социаль ярдәм күрсәтүче активистлар белән очрашты һәм «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» республика хәрәкәтен оештыру инициативасын хуплады.

Әлеге хәрәкәткә республиканың 60 меңнән артык волонтеры, хәйриячеләр, коммерциячел булмаган оешмалар, зур предприятиеләр, кече бизнес вәкилләре һәм йөзләгән битараф булмаган граждан кушылды.

Хәрәкәт эшен Социаль ярдәм штабы координацияләп торачак, аңа массакүләм иҗтимагый һәм волонтерлык оешмалары активистлары һәм вәкилләре керә.

Очрашуда шулай ук «Казан Экспресс» компаниясеннән Айрат Сөнгатуллин һәм «Ак Барс» ХК сакчысы Альберт Яруллин катнашты. Калган активистлар очрашуга видеоэлемтә аша кушылды.

Президент «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» хәрәкәтендә катнашучыларның инициативасын югары бәяләде, ул аның кирәклеген һәм үз вакытында булуын искәртте.

Республика җитәкчесе профильле министрлыкларга һәм ведомстволарга «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» хәрәкәтендә актив катнашучыларны шәхси саклану чаралары — медицина битлекләре, бер тапкыр кулланыла торган перчаткалар һәм антисептиклар, шулай ук башка кирәкле ресурслар белән тәэмин итәргә кушты.

фото: tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев