Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстан Президенты яңартылган Горький һәм Шаляпин музеенда ипи пешереп карады

Бүгеннән Казандагы Максим Горький әдәби-мемориаль музее рәсми рәвештә Максим Горький һәм Шаляпин музее дип атала башлады.

Бүгеннән Казандагы Максим Горький әдәби-мемориаль музее рәсми рәвештә Максим Горький һәм Шаляпин музее дип атала башлады. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, төзекләндергәннән соң беренче тапкыр, әлеге музейга килде. Музейга экскурсия вакытында Татарстан Президенты ипи пешерүче балаларга кушылды.

Рөстәм Миңнеханов игътибарына Максим Горький һәм Иван Шаляпин заллары тәкъдим ителде. Яңартылган музей экспозицияләре буйлап экскурсияне музей директоры Марианна Гаврилова үткәрде.

Экскурсия күренекле язучы экспозицияләреннән башланып, танылган опера җырчысы экспозициясе белән дәвам итте. 

Президентның музей программасы пекарняда үткәрелгән мастер-класс белән төгәлләнде. Биредә уникаль рецептлар буенча икмәкләр пешерелә. Икмәк пешерүчедән осталык дәресләре алырга килгән балалар янына Президент та кушылды.

“Очрашу бик яхшы үтте. Бөтен кеше дә канәгать калды, дип уйлыйм. Без бик тырыштык. Яңартылган экспозиция моннан ике ел элек барлыкка килде. Ул Горькийның мемориаль-әдәби музее дип аталса да, чынбарлыкта ул 50 ел дәвамында Горький һәм Шаляпин музее иде инде. Ә бүген – музейның туган көнендә без аны рәсми рәвештә Горький һәм Шаляпин музее дип атый алабыз, - диде музей директоры Марианна Гаврилова журналистларга, очрашуга нәтиҗә ясап. - Без бу экспозициядә Шаляпин турында туган шәһәре контекстында сөйлибез. Экспозициядә 700 экспонат бар. Ә гомумән, Горький коллекциясендә 40 мең экспонат булса, 4 меңе - Шаляпин коллекциясе. Шулар арасыннан 100 экспонат – Шаляпинның шәхси әйберләре. Аларны артистның беренче никахыннан туган кызы Ирина Федоровна Шаляпина тапшырган иде”.

“Мөгаен, Президентка пекарня тәэсир иткәндер. Ул – заманында Алексей Пешков икмәк пешерүче ярдәмчесе булып эшләгән пекарня”, - диде музей директоры.

Марианна Гаврилова бүген “Горький укулары” конференциясенең рәсми булмаган ачылышы икәнлеген дә искәртеп узды. “Безгә музей форматын ни дәрәҗәдә исеменә туры китерүебез турында хезмәттәшләребез фикерен ишетү бик әһәмиятле”, - диде ул.

Татарстан Президентын Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева, Президент ярдәмчесе Олеся Балтусова, мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Татарстан Милли музее генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин озатып йөрде.

Мәгълүмат өчен. Максим Горький музее Казанда 1940 елның 12 мартында ачылган. Әлеге бинада 1886-1887 елларда Алексей Пешков (бөек рус язучысы Максим Горький) икмәк пешерүче ярдәмчесе булып эшләгән була. Музей экспозициясе мемориаль пекарнядан һәм Максим Горькийның Казан чорын чагылдырган материаллардан гыйбарәт. 1968 елда музейда “Шаляпин һәм Казан” экспозициясе ачыла. 2016 елда музей бинасы реставрациядән соң ачылды.

Рузилә Мөхәммәтова, Татар-информ

Фото: tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk