Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстан Президенты Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенең икенче чиратын төзү эшләре белән танышты

Яңа корпус универсаль булачак, анда балаларны да, олыларны да дәвалау өчен тиешле шартлар тудырылачак.

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенең икенче чиратын төзү эшләренең барышы белән танышты. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Яңа корпус универсаль булачак, анда балаларны да, олыларны да дәвалау өчен тиешле шартлар тудырылачак.

«Заманча һәм тиешле барлык стандартларга туры килгән хастаханә тиешле вакытта сафка бассын өчен, төзелешне шул ук темпта дәвам итәргә кирәк. Бу — ихтыяҗ туган очракта халыкны дәвалау өчен яхшы шартлар тәэмин итәчәк мөһим эш», — дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты инде хәзер үк хастаханә өчен тиешле барлык җиһазлар сатып алу хәстәрен күрергә кушты.

Бүгенге көндә төзелештә 180 кеше ике сменада хезмәт куя. Алга таба төзелеш эшләре тәүлек әйләнәсе алып барылачак. Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенең икенче корпусының гомуми мәйданы 15 мең квадрат метр тәшкил итәчәк. Ул 234 пациентка исәпләнгән, ихтыяҗ булган очракта урыннар саны 504кә кадәр җиткерелергә мөмкин. Объектны 2020 елның 15 августында файдалануга тапшыру күздә тотыла.

фото: tatarstan.ru/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk