Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстан күпфункцияле үзәге алдан язылу буенча кабул итә башлады

Хезмәт күрсәтүгә алдан язылу кодын күрсәтеп, кабул итүгә язылган кеше генә мөрәҗәгать итә ала.

Татарстан күпфункцияле үзәге 13 апрельдән килүчеләрне алдан язылу буенча кабул итә башлады.
Документларны тапшыру яки әзер документларны алу өчен алдан язылу ТР Дәүләт хезмәтләре порталында яки Күп функцияле үзәкнең колл-үзәгенең 8 (843) 222-06-20 телефон номеры аша башкарыла.

Колл-үзәк 13 апрельдән гадәти график буенча, ягъни дүшәмбедән җомгага кадәр  сәгать 8дән 20 сәгатькә кадәр, ә шимбә көнне 8 сәгатьтән 17 сәгатькә кадәр эшли.

Сайлап алынган көнне гариза бирүчеләргә Күп функцияле үзәккә билгеләнгән вакытка ун минут кала килергә киңәш ителә. Хезмәт күрсәтүгә алдан язылу кодын күрсәтеп, кабул итүгә язылган кеше генә мөрәҗәгать итә ала.

Эпидемиологик вәзгыять тотрыкланганчы электрон рәвештә алу мөмкинлеге булган хезмәтләр күпфункцияле үзәктә күрсәтелми. 

Бу хезмәтләргә  ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы хезмәтләре – иске үрнәктәге чит ил паспортын, машина йөртү таныклыгын рәсмиләштерү хезмәте, хөкем ителмәү һәм наркотик чаралар кулланган өчен административ җаваплылыкка тартылу булмау турында белешмәләр бирү хезмәте керә.

Пенсия фонды хезмәтләреннән бары тик СНИЛС алу, пенсия бирү һәм китерү, шулай ук пенсия тупланмаларын инвестицияләүгә гариза бирү хезмәтләреннән файдаланырга мөмкин.

Алда әйтеләчәк оешмаларның хезмәтләре тулы күләмдә күрсәтелми. Болар: 

  • Федераль салым хезмәте, 
  • Социаль иминият фонды,
  • Федераль суд приставлары идарәсе хезмәте, 
  • Дәүләт милке белән идарә итү буенча федераль агентлык, 
  • Техник инвентарьлаштыру бюросы, 
  • Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте, 
  • Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе, 
  • «Урта һәм кече бизнес» корпорациясе хезмәте

Шулай ук, ауга рөхсәт кәгазьләре бирелми һәм үзмәшгульләрне теркәү башкарылмый.

Шунысын да искәртеп үтәбез, бүгенге көнгә кадәр  башкарылган, әлеге хезмәтләрне алу хокукын бирүче язылулар гамәлдә түгел.

Үзизоляция вакытында күпфункцияле үзәкләргә бару өчен смс-пропуск алу шарт.

13 апрельдән смс-пропусклар системасында  күп функцияле үзәк офисларына бару мөмкинлеген бирүче яңа максат барлыкка килде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев