Татарстан «Яшь профессионаллар - 2022» бәйгесендә медальләр саны буенча икенче урын алды
Саранскта узган бәйгедә 280 конкурсант 25 компетенциядә көч сынашты.
Татарстан Саранск шәһәрендә узган «Яшь профессионаллар — 2022» X Милли чемпионатының медаль зачетында икенче урынны алды. Республикабыз вәкилләре 14 алтын, 24 көмеш, 13 бронза медаль һәм һөнәри осталыклары өчен 14 медальон яулаганнар, дип яза «Татар-информ» МА.
Гомумкоманда рейтингында шулай ук финалга тиңләштерелгән язгы йомгаклау ярышлары нәтиҗәләре дә исәпкә алынды. Ул вакытта Татарстан вәкилләре 20 алтын, 18 көмеш, 26 бронза медаль һәм 45 медальон алдылар.
Саранскта узган бәйгедә 280 конкурсант 25 компетенциядә көч сынашты. Тагын 41 компетенциядәге 700 кеше конкурста дистанцион рәвештә катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев