Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстан Дәүләт автоинспекциясе "Шипы" билгесе кую турында ачыклык кертте

Машина йөртүчеләрне республика юлларында бозлавык хасил булу ихтималы турында кисәтәләр.

 Кышкы тәгәрмәч куйгач, автомобильнең арткы тәрәзәсенә "Шипы" билгесен куярга кирәк.  Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Татарстан Дәүләт автоинспекциясендә әйттеләр.

Татарстан Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләргә җәйге шиннарны вакытында кышкыга алыштырырга кирәклеген искәртә һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә чакыра.

ЮХИДИ хезмәткәрләре бозлавык вакытында хәрәкәт иткәндә куркынычсыз тизлек сакларга һәм бигрәк тә каршы як хәрәкәт юлына чыгу белән бәйле куркыныч маневрлар ясаудан сакланырга кирәклеген искәртә.

Синоптиклар фаразы буенча республикада алдагы көннәрдә һава температурасының минус тамгасына кадәр төшүе көтелә. Шунлыктан юлларда бозлавык хасил булуы мөмкин.

фото: Рамиль Гали, "Татар-информ"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев