Татарстан Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова кукмаралыларны кабул итте
Очрашу район Советы бинасында үтте.
Бүген Кукмарага якташыбыз, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова килде. Ул гозере, теләк-тәкъдиме булганнарны район Советы бинасында кабул итте.
Кабул итүгә язылучылар депутатка үзләрен борчыган проблемалар хакында сөйләде, кызыксындырган сорауларны бирде. Бер райондашыбыз йорт янындагы автомобильләр тукталышы өчен борчылса, икенчеләр урам юлын, чишмәне төзекләндерүдә ярдәм сорый. Ә менә бер әни махсус хәрби операция вакытында яраланган улына түләү мәсьәләләре хакында сөйләшергә килгән.
Бер генә мөрәҗәгать тә игътибардан читтә калмады. Римма Ратникова һәркемне игътибар белән тыңлады, сорауларны язып алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев