Татарстан буенча Эчке эшләр министры Кукмара районы полиция хезмәткәрләренең эшен тикшерде
Дамир Сатретдинов Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлегенең эшчәнлеге белән танышты.
Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры, полициянең генерал-майоры Дамир Сатретдинов эш визиты белән Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлегендә булды. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлегендә хәбәр иттеләр.
Дамир Сатретдинов Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлегенең эшчәнлеге белән танышты. Полициянең территориаль бүлекләрендә булу кысаларында министр Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлеге эшчәнлеген оештыру белән танышты. Хезмәтне оештырун, полиция хезмәткәрләренең эш шартларын тикшерде, биналарны һәм аларга якын территорияләрне карады, хезмәт шартларына, хезмәткәрләренең эш урынындагы тәртипкә, аларның тышкы кыяфәтенә һәм форма киемнәренә аерым игътибар бирде.
Эш сәфәре кысаларында министр район Эчке эшләр бүлегенең җитәкчелек составы белән киңәшмә үткәрде, районда оператив вәзгыять һәм җинаятьчелеккә каршы чаралар турында доклад тыңлады. Шулай ук хокук тәртибен киләчәктә дә ныгыту, халыкның иминлеген тәэмин итү һәм шәхси составны комплектлау буенча бурычлар билгеләде.
Очрашу соңында Татарстан буенча Эчке эшләр министры шәхси составның сорауларына җавап бирде, хезмәтләре өчен рәхмәтен белдерде.
фото: Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлегендә хәбәр иттеләр
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев