Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстан балалары Мәскәүнең Яңа ел чыршысында катнаша

Бәйрәмгә фән олимпиадаларында, конкурс-бәйгеләрдә җиңү яулаган һәм башка яхшы нәтиҗәләр күрсәткән 105 бала чакырылган


25 декабрьдә Мәскәүнең Зур Кремль сараенда Яңа ел чыршысы узачак. Анда Татарстаннан 105 бала катнаша. Бәйрәмгә фән олимпиадаларында, конкурс-бәйгеләрдә җиңү яулаучылар, фәнни җәмәгатьчелек, иҗтимагый оешма вәкилләре булган сигездән унөч яшькә кадәрге балалар чакырылган. Шулай ук исемлектә геройлык кылган балалар да бар.

13 яшьлек Илфат Әюповны тугыз яшьлек малайны суга батудан коткарганы өчен дәшкәннәр. Ул да бәйрәм кунагы булачак.

“Күпердә балык тотып утырганда бер велосипедчы малайның суга егылып төшүен күрдем. Мин тиз генә суга сикердем һәм аны яр буена тартып чыгардым. Мине әти-әниләр мактады, хәтта медаль дә бирделәр”, - дип искә төшерә ул вакытны Илфат.

Ә менә Елизавета Куркина инде җиде ел вокал белән шөгыльләнә. “Йолдызлык” фестивалендә дә катнашкан, башка бәйгеләрдә дә үзен сынаган. “Минем Мәскәүдә яңа дуслар табасым килә”, - ди ул.

Татарстан Яшьләр эшләре министры урынбасары Анна Захматова ел саен иң яхшы, иң булдыклы яшьләрне Кремльгә Президент чыршысына чакыруларын билгеләп үтте.

Рәсәй башкаласына китәр алдыннан барлык балаларның да документларын тикшерделәр, шулай ук ТАССР символикасы белән бүрек һәм шарф бирделәр. Балаларга медицина күзәтүе дә уздырылган. Барлык балалар да сау-сәламәт.

Балалар Мәскәүдә ике көн булачак. Алар өчен шәһәр буйлап экскурсия һәм төрле чаралар да оештырачаклар.

ИА "Татар-информ"

фото: Александр Эшкинин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk