Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татар дин әһелләре җыены

Быелгы форум танылган татар дин галиме Шиһабетдин Мәрҗанинең 200 еллыгына багышланган иде.

19-21 июль көннәрендә Татарстанда  IX  Татар дин әһелләре  форумы узды. Россиянең 70 төбәгеннән һәм 28 чит илдән килгән 1100 делегат җыенның ике көнен башкалабыз Татарстанда үткәрсә, өченче көнне дин әһелләре татар мөселманнарының тарихи урынында – Болгар шәһәрендә тупланды. 

Быелгы форум танылган татар дин галиме Шиһабетдин Мәрҗанинең 200 еллыгына багышланган иде. Аның үзенчәлекле дә, хикмәтле дә   шундый фикере  чараның  шигаре буларак тәкъдим ителде: “Өч нәрсә диндә юк, әмма динне саклый: милли тел, милли кием һәм милли гореф-гадәт”.  Җыенда катнашкан республикабыз җитәкчеләре, башка чыгыш ясаучылар, туган телебезне, гомумән, милли йөзебезне саклап калуда ислам дине бүген шактый зур әһәмияткә ия, дип билгеләп үттеләр. 

19 июль көнне барлык делегатларга 4 секция эшендә катнашырга мөмкинлек бирелде: 1) Татар дөньясында ислам дине белән бәйле танылган урыннарны барлау һәм туристик маршрутлар булдыру; 2) Балаларга милли тәрбия, дини белем бирү өлкәсендә тупланган тәҗрибә һәм проблемалар; 3) “Ислам һәм татар дөньясы” концепциясен тормышка ашыру мәсьәләләре; 4) Татар халкының рухи мирасын барлау һәм халыкка кайтаруда дин әһелләренең роле. 
20 июльдә, мөбарәк  җомга көненең иртәсендә, форум делегатлары “Корстон” үзәгенә җыелды: биредә Татарстан Республикасы Президенты катнашында пленар утырыш үткәрелде. Чыгыш ясаучылар арасында илебезнең төрле төбәкләреннән килгән дин әһелләре, шулай ук Татарстан хакимияте һәм мөфтияте вәкилләре булды. Пленар утырыш эше нәтиҗәсендә резолюция кабул ителде.

Халкыбыз өчен рухи һәм дини мәркәз символы булган шәһри Болгар җирлеге  бүген  җир йөзендә сибелеп яшәүче татар мөселманнарын туплап очраштыра торган урынга әверелде. 1989 елда үткәрелгән беренче җыеннан соң биредә зур үзгәрешләр булды: “Ак мәчет” комплексы төзелде, Болгар академиясе бинасы сафка басты, гомумән, зур туристик комлекс эшләнде. Хәзерге вакытта Болгар җирендә “Кол Гали” кунакханәсе төзелә. Аның  ачылуы Болгар тарих-архитектура музей-тыюлыгының әһәмиятен тагын да арттырачак. 

Ришат КУРАМШИН


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев