Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кәркәүч җирлегенең үз яшьләр үзәге бар

Ташлы Елга халкының изге һәм мәдәни-патриотик гамәлләренең туктаусыз дәвам итүе, аларның киләчәккә зур өметләр баглап көн күрүе, олылар белән яшьләрнең аһәңле сүзе, авылның бердәмлеге олы мактауга лаек.

Бүгенге көндә Ташлы Елга авылының Туган якны өйрәнү музеенда кадерләп сакланучы, еллар узу белән саргаерга өлгергән пионерлар альбомына таянып, 2020 елда Россия Президенты Фонды гранты хисабына бастырылган “Ил көзгесе син, авылым, Ташлы Елгам” китабы турында узган ел язмам газетада басылган иде. 

Китап авторы – шушы авылда туып-үскән, лаеклы ялга чыкканнан соң туган нигезенә кайтып төпләнгән запастагы полковник, хәрби хезмәт һәм хезмәт ветераны, шигырьләр иҗат итүче Таһир Исмәгыйлев. Ул озак еллар дәвамында туган як тарихын өйрәнү эшен оештырганы өчен район башлыгы Сергей Димитриевның Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Хәзерге вакытта үзе Татарстан районнарында, Казан, Яр Чаллы, Нократ Аланы шәһәре китапханәләрендә әлеге пионерлар китабы белән укучыларны якыннан таныштыра.  

“Каләм” (Перо) мәктәптән тыш мәдәни-патриотик яшьләр үзәге – “ЛОГОС” (Сүз) патриотик инициативаларны үстерү фондының Ташлы Елгадагы вәкиллеге 2022 елда авыл музее ачылган көнне эшчәнлеген башлап җибәрде. Алар җирле җәмгыять оешмалары белән бергә тәрбия процессын гражданлык-патриотик кысаларда саклауны һәм үстерүне камилләштерә. Быелгы уку елы ахырында ул яшьләр үзәге Кәркәүч җирлегендә эшләячәге билгеле булды. Анда башлап йөрүче активист укучылар – Бурсыкъелгада Рәфинә Гобәйдуллина, Кәркәүчтә Зилә Мөхәммәткәримова, Салтык-Ерыклыда Нәфисә Гыйльмуллина, Ташлы Елгада Зәринә Храпколар сайланды. 

Киләчәк буыннар турында кайгыртуны барыннан да өстен күрү Таһир әфәндегә бала чагыннан, авылның олы кешеләре белән бергә укытучылар ярдәмендә “Башлангыч мәктәп тарихы 1917-1967 еллар” исемле альбом ясаган пионер вакытыннан ук сеңеп калган. 

- Район үзәгеннән ерак бер читендә урнашкан Ташлы Елганың үз тарихи китабы булу, музей ачылу, шул ук вакытта мәктәп, клублар, мәчетләр һәм авыл җирлеге белән тыгыз бәйләнештә торган “Каләм” яшьләр үзәге, “Бер картлыкта, бер яшьлектә” хөрмәтле ветераннар клубының Кәркәүч җирлегендә эшли башлавы – туган якның киләчәккә өметле ышанычы ул, - диде боларның барысын да оештыручы, “ЛОГОС” (Сүз) фонды директоры Таһир Исмәгыйлев.

Авыл музее үзенең берьеллыгын билгеләп үткәндә, Татарстан Республикасының рәссамнар берлеге әгъзасы, Төркиядә яшәүче якташыбыз Мәхмүт Исмәгыйлевның “Күңел бизәкләре” исемле шәхси күргәзмәсе тәкъдим ителде. “Каләм” яшьләр үзәге оештырган күргәзмә турында ишетеп, иртүк музей янына бала-чага җыелды, әби-бабаларына чит җирләрдән җәйгә кунакка кайтканнары да иярде. Ветераннар, авыл халкы, мәчет картлары үзләренең хис-кичерешләре белән ихлас күңелдән уртаклашырга ашыкты. 

- Биредәге картиналар белән таныштык, аларга карап сокландык. Һәрберсенә рәссамның күңел җылысы, туган якны, табигатьне ярату хисе салынган. Искиткеч зәвыклылык һәм гүзәллек төрле буяулар белән бәйләнеш тапкан. Алар – олыны да, кечене дә кызыксындырырлык иҗат җимешләре. Оештыручыларга ихтирамыбызны белдерәбез, - диде 40 елга якын авыл мәктәбендә белем биргән ветеран укытучы Резида Әхмәтҗанова. 

Мәдәни-тарихи мирасны югалтмыйча, үткәннәр белән бүгенгене тоташтырып торучы күпер – музей булдырган, туган ягы өчен янып-көеп йөрүче Таһир Габдрахман улы да күргәзмәнең әһәмиятен билгеләп үтте.

- Авыл тормышының шәһәргә якынлашуын исәпкә алып, аның тарихы белән гореф-гадәтләрен саклап калуны олы бурычыбыз дип саныйбыз. Шул ук вакытта тарихчылар белән язучылар гына түгел, рәссамнар да бу юнәлештә үзләрен табар әле, Мәхмүт Исмәгыйлевның рәсемнәр күргәзмәсе дә музеебызда үз урынын алыр, - диде якташым. 

Әллә инде авыл тарихында беренче мәртәбә булгангамы, халык бу юлы да музей ачылган көндәге кебек таралырга ашыкмады. Хөрмәтле ветераннар – Әгъмәл Әхмәтҗанов, Миннегали Афзалов, имам Әдһәм Дәминов, абыстай Рауза Шакировалар “Каләм” үзәге яшьләренә авыл тарихы белән бәйле урыннарга велосәяхәт башларга фатыйха бирде. Күп еллар Кәркәүч мәктәбе директоры вазыйфасын башкарган Илгиз Әхмәтҗанов, авыл клубы мөдире Ләйсирә Газизуллина, китапханә җитәкчесе Энҗе Хәбибрахманова, нигезләр тарихын барлаучы Мөнирә Исмәгыйлевалар сәяхәтнең әһәмияте турында сөйләде.

Ташлы Елга халкының изге һәм мәдәни-патриотик гамәлләренең туктаусыз дәвам итүе, аларның киләчәккә зур өметләр баглап көн күрүе, олылар белән яшьләрнең аһәңле сүзе, авылның бердәмлеге, чыннан да, олы мактауга лаек.
 
Ташлы Елганың яшүсмерләр үзәге түбәндәге юнәлешләрдә эш алып бара:
-халыкның изге гамәлләрен, авыл тарихын, гореф-гадәтләрен, йолаларын өйрәнү һәм саклау эшчәнлеген балалар арасында дәвам итү; 
-якташларның матур хыялларын исәпкә алып, аларны тормышка ашыру юлларын табуда олылар белән бергә ярдәм күрсәтү;
-яшьләрнең мәдәни-патриотик гамәлләрен авыл тарихы өчен җыйнап бару, лаеклыларын традициягә кертү;
якташлар арасында туган җирнең табигый матурлыгын күрә белүне яңартып тарату. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев