Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Ташлы Елганың мөгаллимнәр династиясе

Ташлы Елгада беренче башлангыч мәктәп бинасы 1930 елда булдырыла. Аны күрше Чарлы авылыннан читкә куылган Сергей Андреевлар йортын сүтеп алып, бәләкәй урамга мәктәп итеп салалар. Ә аңарчы авыл мулласы Хәбибрахман Баязитов укыту эшен үз өендә оештыра. Сыйныф такталары, карталар балта осталары тарафыннан кулдан эшләнелә.

 

Беренче укытучы итеп мулла малае Габдрахман билгеләнә. Ул Казанның атаклы “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә укыган, яхшы белемле остаз була. Яңа мәктәп салырга йөргәндә, 1923 елда кинәт вафат була. Аның урынына сеңлесе Мәгърүфә кала. Габдрахманның абыйлары Борһан, Гали дә “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә белем ала. Борһан Төркиядә дә укый, Ташкентта хәрби училищеда укыта. Гали педагогия институтын бетерә. Казанда сүзләрне гарәпчәдән латинчага, латинчадан кириллицага күчерүдә эшли.

Габдрахманның абыйсы Әхәт – сугышта тәрҗемәче. Абыйсының кызы Суфия апа сөйләве буенча, ул 1945 елда “Потсдам” конференциясендә катнаша. Кызы Галина Питрәч районындагы Ленино-Кокушкино авылында укыта.

Гарифулла абыйсының кызлары Мәдинә, Зөбәйдә, Суфия – шулай ук мөгаллимәләр. Мәдинә, Зөбәйдә апалар Казанда югары уку йортларында белем бирде, ә Суфия апа авылда балалар бакчасында тәрбияче булып эшләде.

Мәгърүфә киткәч, аның урынына Фатыйх абый Зәйнуллин кайта. Ул 1918-1924 елларда күрше Сосмак авылында укыта. Аны 1931 елны Пычак авылында ачылачак җидееллык мәктәпкә директор һәм укытучы итеп җибәрәләр. Фатыйх абый урынына Йосыф исемле башкорт егете килә. Аннары башлангыч мәктәпкә директор итеп Вахит авылыннан Гыймади абый Имамиев билгеләнә.

Безнең Ташлы Елга мәктәбе “кустовая” булган, аңа күрше Кәркәүч, Бурсыкъелга, Салтык-Ерыклы, Татар Толлысы, Казаклар авылы мәктәпләре кергән. Ә җитәкчесе – Фатыйх абый.

1932 елда Кәркәүч җидееллык мәктәбен ачарга янәдән аны кайтаралар, ә бер елдан Кукмара мәгариф бүлегенә җибәрәләр. Аның урынына Кәркәүч мәктәбенә директор итеп Салтык-Ерыклыдан Сәүбәнов билгеләнә.

Фатыйх абыйны 1935 елның мартыннан 1957 елның ноябренә кадәр Тәкәнешкә мәгариф бүлеге инспекторы итеп куялар. Ул вакытта Тәкәнеш район була. Тынгысыз мәгариф эшчесенең олы хезмәте хөкүмәтебез тарафыннан югары бәяләнә. Почет билгесе, Ленин ордены, “Халык мәгарифе отличнигы” билгесе белән бүләкләнә, аңа “Атказанган укытучы” исеме бирелә. Үзенең гаилә тормышы һәм балалары да – күпләргә үрнәк.

Фатыйх абыйның дүрт улы һәм бер кызы – мөгаллимнәр. Назыйф Кәркәүчтә укытып, 1943 елда сугышта һәлак була. Зөфәр дә Кәркәүчтә белем бирә, сугыштан яраланып кайта. Казан дәүләт химия-технология институтында аспирантура бетерә. Ул – химия фәннәре кандидаты, доцент, кафедра мөдире. Француз телен дә үзләштерә. Өч елга аны Алжирның Бумердес шәһәренә җибәрәләр. Биредә гарәп студентларына лекцияләр укый.

Фатыйх абыйның өченче улы Мөнир сугыштан кайткач, Свердловскида политехник институтта укыта. Кустанай, Златоуст шәһәрләрендә эшли.
Дүртенче улы Рәшит 10нчы сыйныфтан соң Тәкәнеш районының Түбән Шүләнгер мәктәбендә укыта. Армиядән соң Казан дәүләт университетына керә, аннан Мәскәүдә М.Горький исемендәге әдәбият институтын тәмамлый. Укып бетергәч, аны юллама белән Уфага җибәрәләр. Анда “Кызыл таң” исемле газетада тәрҗемәче булып эшли. Ул башкорт китаплары чыгара, рус теленнән китаплар тәрҗемә итә.
Фатыйх абыйның кызы Рауза апа Ташлы Елга, Кәркәүч мәктәпләрендә укыта. Без аның дәресләрен көтеп алдык. Сыйныфка килеп керүгә аның йомшак тавышы күңелгә рәхәтлек бирә иде. Үзе мандолинада уйнап җырлады. Күрше-тирә авыл клубларындагы бер чара да ансыз узмады. Балалары да әниләре, бабалары юлыннан китте.

Рауза апаның олы кызы Зөлфә Ташлы Елга башлангыч мәктәбе директоры була, Кәркәүч, Березнякта укыта. Хәзерге вакытта Киров өлкәсенең Урта Шөн авылында гомер кичерә, шунда балаларга белем бирә. Ул беренче квалификацияле математика укытучысы, өлкән укытучы исемнәрен алды. Сәнгатькә гашыйк, баянда уйный, җырлый, көйләр чыгара. Авыл халкы да юбилей яки башка тантанага матур итеп шигъри котлау язып бирегез әле, дип аңа килә. Менә шундый бар яктан да булган, чын мөгаллимә ул Зөлфә ханым.

Рауза апаның икенче кызы Раушан – Лубянда, ә кече кызы Наза Казанда укыта. Улы Фазыл Ташлы Елга, Кәркәүч мәктәпләрендә музыка дәресләре алып бара.

Зәйнуллиннар гаиләсе “Татарстан укытучылар династиясе” китабына керде. Октябрь аенда укытучыларның һөнәри бәйрәмнәре – исемнәре тарихта калган, лаеклы ялдагы мөгаллимнәрне һәм бүгенге көндә дә хезмәт куючы остазларны искә алу кичәләре булды.

Мөнирә ИСМӘГЫЙЛЕВА

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk