Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Тәрбияче Рузилә Гыйльметдинова: Балалар белән бергәләп үстем мин: бергә ашадык, бергә уйнадык

Ул 39 ел дәвамында бик күп сабыйларны беренчеләрдән булып тормыш кагыйдәләренә өйрәтә.

1986 ел. Кышкы көннәрнең берсе. Ул заманнарда данлыклы булган 9нчы мех фабрикасы карамагындагы “Кыңгырау” балалар бакчасы мөдире Асия Якупова каяндыр кызу гына кайтып керә дә, бакчадагы участокларында уйнап йөрүче, әзерлек төркемендәге сабыйларны үзләре генә дип уйлап: “Ә кайда сезнең тәрбиячегез, кайда Рузилә Харисовна?” – дип таләпчән итеп кат-кат сорый башлый. 

Төркемдәге кайбер гәүдәле балалардан чандыр буе белән әллә ни аерылмаган, алар белән бергә рәхәтләнеп кардан Кыш бабайны тәгәрәтеп ясаган тәрбиячесенең Алеша исемле малайны җитәкләп, ашыга-ашыга каршысына килүен абайлап алгач кына җитәкче чын күңеленнән кычкырып көлеп җибәрә. Ә инде балалар белән бергә үз төркемнәренә кергәч, тәрбияче ярдәмчесе Лиза апасы яратып, дулый-дулый: “Балалары, ярар, юешләнсеннәр дә инде, апалары да лач булган бит, шулай итеп тә уйныйлармени инде?!” – дип, аның да бияләйләрен кибәргә куя.

Балалар бакчасында эшләгән беренче айларын Рузилә Гыйльметдинова хәзер инде елмаеп, сагынып, әнә шулай дип искә ала. 

– Казан педагогика көллиятен тәмамлап кайткач, әлеге балалар бакчасына эшкә килүемнең беренче көненнән үк әзерлек төркеменә тәрбияче итеп билгеләделәр. Шундагы балалар белән бергәләп үстем мин: бергә ашадык, бергә уйнадык. Хәтерлим: авыр булды, елый-елый эшләдем. Ул заманнарда тәрбия планы зур гына амбар кенәгәсенә кулдан языла иде. Көн саен булырга тиеш: кич белән өлгермисең икән – төнлә, төнлә өлгермәсәң – иртә белән торып язасы. Эш сәгатебез ике сменалы: беренчесе иртәнге сәгать алтыдан башлана, икенчесе кичке алтыда тәмамлана. Фабрика кайчакта шимбә көннәрне дә эшли. Шулай итеп, хезмәт чорым буена тыңлаучан булып, законның тиешле таләпләрен үтәп, күп кенә конкурсларда катнашып, эшемне чын күңелемнән яратып, аңа бирелеп эшләдем. Рәхмәт Дамирыма, балаларыма. Алар һәрвакыт хезмәтемнең җаваплы икәнен күреп, мине аңлап яшәделәр, – ди 39 ел дәвамында бик күп сабыйларны беренчеләрдән булып тормыш кагыйдәләренә өйрәткән, кирәк чакта юаткан, кирәк чакта җитәкләп алган, бүгенге көндә “Йолдызлык” балалар бакчасы тәрбиячесе, күп яшьләргә остаз Рузилә Гыйльметдинова.

Аны балалар ярата, әти-әниләр хөрмәт итә, җитәкчеләр бәяли. Ул тәрбияләгән балаларның еллар узса да онытмыйча, һәрдаим хәлен белүләре, үзләре әти-әни булгач, сабыйларын нәкъ менә аның төркеменә бирергә омтылулары, күпсанлы Мактау грамоталары, дәрәҗәле исемнәре – шуңа шаһит. Татарстан һәм Россия Фән һәм мәгариф министрлыкларының күкрәк билгеләре, “Кукмара районы алдындагы казанышлары өчен” медале, чын мәгънәсендә, аның үз эшенең остасы икәнен дәлилли. 
 

Илфат ӘХМӘДУЛЛИН, район мәгариф идарәсе җитәкчесе:

 – Рузилә Харисовна, чыннан да, зур белемле шәхес. “Йолдызлык” балалар бакчасында еш кына район, республика семинарлары оештырырга туры килде, иң матур, иң кызыклы чараларны Рузилә Харисовна үткәрде. Ул бер урында гына тормый, яңалыклар белән кызыксына, һаман эзләнүдә, махсус программага үз практикасыннан үзгәрешләр кертеп, балаларга өстәмә белем бирергә дә вакыт таба. Балаларын аның төркеменә бирү өчен ата-аналар да алдан язылып куя. Белем һәм тәрбия бирү сәгатьләрен кызыклы, мавыктыргыч итеп үткәреп, балалар күңеленә ачкыч таба белгән, хөрмәтле тәрбиячебезгә алга таба да уңышлы эшләргә язсын. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев