Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Тәрбияче Нурфия Исхакова: Зур югалтулар аша үтсәм дә, Каенсарга килен булып килүемә бервакытта да үкенмәдем

Язмышның авыр сынауларын сабырлык белән үткәрә алган, рухы сынмаган Нурфия апа Исхакованың күңеле истәлекләрне барлаганда көнгә бер тапкыр еламсырап алса да, бирешми, нурлы йөзе һәркемгә ачык, теле тәмле аның.

Бер атнадан Нурфия Исхакованың балалар бакчасында тәрбияче булып эшли башлавына 39 ел була. Дүрт дистәгә якын дәвер эчендә никадәр сабыйны җитәкләп, күтәреп, яратып, тәрбияләп үстерсә дә, ул хезмәтемнән армадым, шушы берничә атналык җәйге ялымда да аларны сагындым, эшкә барасы сәгатьләремне көтеп торам, ди.

Күпме баланы кочаклап иркәләгәнен, аркасыннан сөйгәнен исәпләмәдек без, барыбер төгәл санны белмәс идек. Ә менә якыннарының Нурфия ханымны ихлас яратканын, хөрмәт иткәнен ныклы ышаныч белән әйтә алам. Каенсар авылындагы иң төзек, матур йортларның берсендә яшәүче Исхаковлар белән сөйләшеп утырганда елмаерга да, күз яшьләре аша искиткеч авыр хатирәләрне барларга да, уллары Рәдиф белән Инсафның, килене Айгөлнең әниләренә карата олы игътибар һәм ихтирамнарын күрергә дә туры килде.

...Казандагы педагогия көл­лиятен тәмамлап, кулына тәрбияче дипломын алган, Саба районының Урта Саба авылы кызына беренче “чыныгу мәктәбе”н данлыклы Шәмәрдән бистәсендәге балалар бакчасында үтәргә туры килә. Әзерләүләр төркеменә билгелиләр аны.

– Үземнең ярты гәүдәм кадәрге балалар. Ул вакытта русча сөйләшүем дә чамалы иде, – ди Нурфия ханым. – Авыр булды. Башка тәрбиячеләрнең булышуларын әле дә рәхмәт хисләре белән искә алам.

Өч ел дәвамында нәниләр белән аралашуның беренче күнекмәләрен тиз отып ала кыз. Шук, шаян балалар, холык-фигыльләре белән берникадәр үзгә булган кайбер әти-әниләрнең күңеленә тиешле ачкычын да таба. Кем белә, иптәш кызы белән Каенсар авылына кайтып йөрмәсә, бәлки язмыш сукмагы аны башка юлдан алып китәр, үзеннән алты яшь кече кунак кызын әлеге авыл егете, көрәшче Хәниф үзенә каратмаган да булыр иде?!

...Кияүгә чыккач, яшь килен әлеге авылдагы балалар бакчасына урнаша.

– 36 ел гомер узган, – ди Нурфия апа. – Хәзерге балалар белән элеккеләр арасында аерма зур. Бүгенгеләрне китап укып кына кызыктырып булмый, аларны төрле тәҗрибәләр үзенә җәлеп итә. Узган уку елында күп шөгыльләндек. Интернеттан алъяпкычлар, башларына шапочкалар кайтарттык, рәхәтләнеп боз, кар, су, җир үзлекләрен тикшердек, үсемлекләрне өйрәндек. Хезмәткә өйрәтүне: өстәл өсләрен сөртү, гөлләр тәрбияләү, идән себерүләрне дә һич аксатмыйбыз. Бергәләп чишмә буйларына агач үсентеләре дә утырттык әле. Шунысы бар: хәзерге балаларда миһербанлык җитеп бетми: егылган иптәшен кул биреп тартып торгызасы дип белми ул.

 

...Нурфия апаның улы, Каенсар авыл җирлеге башлыгы Инсаф Исхаков сөйли. “Моннан өч ел элек республикабыз Рәисе Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән районга килгәч, “Урал” хуҗалыгы җитәкчесе Газинур Хәбибрахманов, Каенсар авылындагы башлангыч мәктәп һәм балалар бакчасы бинасы тузганлыгын әйтеп, рес­публика башлыгыннан ярдәм сораган иде. Икенче көнне Газинур абый янына яңалыклар юкмы дип бардым. “Энем, хәзергә беркемгә дә сөйләмә, әмма булачак”, – диде. Әйтәсе килә бит инде, түзмәдем, кайткач, сер капчыгын әнигә генә чиштем”, – дип елмая Инсаф.

– Шулай итеп, кайчандыр үзебез буясын буяп, рәтлисен рәтләп куеп, беренче тапкыр авыл балаларын кабул иткән бинабызны үз кулларыбыз белән сүттек. Әлбәттә, күңел тулды. Яшьлегебез, матур вакытлар шунда узган иде бит. Әмма сөенечебез искиткеч зур. Икенче ел инде бөтен уңайлыклар булган бинада эшлибез, 15 урынлы бакчабызга 15 бала йөри. Бер кызыклы хәл күңелдә яңарды әле. Бакчабызга бик шаян, шук Данил исемле малай йөрде, сүз уңаеннан, армия хезмәтенә алынырга тиеш, исән-сау була күрсен. Беркөнне малайлар эләгешеп киттеләр. Балалар, тагын кем инде бу, нишләдегез дип сорыйм. “Апа, Данил ул”, – диләр. Ә бу көнне Данилем бакчага бөтенләй килмәгән дә иде, – ди Нурфия апа. – Аллага шөкер, шушы еллар эчендә бер әти-әни белән дә сүзгә килгәнебез, алардан зарлану сүзе ишеткәнебез булмады. Хезмәттәшләрем Зөһрә Мотыйгуллина, Миләүшә Әкбирова, Людмила Зиннәтова, Энҗе Миннемуллина, Миннегөл Солтанова һәм башкалары белән һәрдаим бер-беребезне аңлап эшләдек.

 

“Зур югалтулар аша үтсәм дә, Каенсарга килен булып килүемә бервакытта да үкенмәдем. Хәниф акыллы булды, тыйнак, тәртипле, аңлы кеше иде. Ул мине хөрмәт итеп, кадерләп яшәде. Матур яшәдек. Аның белән гомер иткән елларымны сагынып искә алам”, – ди Нурфия апа, тормыш юлларын барлаганда күз яшьләрен сөртеп.

Әйе, сабые, якыннары хәсрәтеннән соң Хәнифе белән бергә кочаклашып еларга да, аны югалткач, үзе генә үксергә дә туры килә аңа. Күңел кояшының беренче нурларын сүндергән көнгә 29 ел вакыт үтсә дә, ул аны бервакытта да күз яшьләрсез искә ала алмый. 1996 елның 10 декабре. Кичтән алар, җыйнаулашып, Кукмарага Хәнифнең сеңлесе Алсуларга бәбәй ашы белән баралар. Кунак булганнан соң, инде яртылаш өске киемнәрен кигән биш яшьлек Алинә, әти-әнисеннән рөхсәт сорап, мин әби белән куна калам, аның белән иртәгә кайтам, ди. Әмма икенче көнне Каенсарга өч кешенең салкын гәүдәләре генә кайта... 10 көнлек баласын өйдә калдырып, Алсу әнисен, кечкенә Алинәне озата чыга. Кукмараның Завод урамыннан Комаровлар тукталышына бару өчен алар никтер поезд юлын сайлыйлар. Бу көнне тимер юлда “тәрәзә” булуын, ягъни алар барасы юлда ремонт эшләре баруын белүләре дә бу коточкыч хәлгә тәэсир итәдер бәлки. Артларыннан бик каты кычкыртып килгән поезд тавышын, бик кызганыч, алар ишетмиләр. Бу хәлнең шаһитлары дәваханәгә Алинәне күтәреп йөгергәндә, ул исән була әле.

– Мин эштә идем. “Әниләр поезд астына кергәннәр, Кукмарага төшәбез”, – дип, Хәнифнең апасы Әлфинур апа килеп әйтте. Ул вакытта ни эшләгәнемне белмим дә, өчесе дә моргта яталар, урын булмаганлыктан, әни белән Алсу – идәндә, Алинә – кушеткада. Соңыннан Алсуның пәлтә кесәсеннән кызыбызның бияләйләре килеп чыкты, җитәкләп барган, күрәмсең. Алинә бик матур алсу төстәге тун киеп йөри иде, ул кып-кызыл канда... Бик авыр булды. Ә Хәнифкә өчләтә авыр: 62 яшьлек әнисен, 21 яшьлек сеңлесен, 5 яшьлек кызыбызны КамАЗ машинасы арбасына салып, авылга алып кайтты ул. Бер төн эчендә чигә чәчләре агарды. Алинә бик матур бала иде, Хәниф гел: “Күз тия бу безнең кызга”, – дип әйтте. Ул вакытта миңа сыенырга Хәниф бар иде, ә Хәниф үзе 47 яшендә йөргән җиреннән кисәк вафат булгач, сыеныр кешесез бик авыр булды... Көрәшеп алган диваннары, сәгатьләре истәлеккә калды. Шөкер, Хәнифнең туганнары һәм безнең белән бергә гомер итүче Әлфинур апа белән дус яшибез, кияүгә килгәндә, өйдә әле урнашмаган 4 сеңлесе бар иде. Әни бик акыллы иде безнең, олы кешедән дә тора, бернинди рәнҗетүләр күрмәдем. Ничә ел Каенсарда гомер итеп, урамнан бер сүз ишеткәнем юк.

Нурфия апа өч баласы белән 42 яшендә тол кала. Алинә вафатыннан соң, тагын ике бала – Инсаф белән Алисәне алып кайта ул. Әтиләре үлгәндә, Рәдиф – авыл хуҗалыгы институтында студент, Инсафка – 11, Алисәгә 9 яшь була. Өч баласын да әлеге белем йортының көндезге бүлегендә укытырлык көч таба әниләре.

Язмышның авыр сынауларын сабырлык белән үткәрә алган, рухы сынмаган Нурфия апа Исхакованың күңеле истәлекләрне барлаганда көнгә бер тапкыр еламсырап алса да, бирешми, нурлы йөзе һәркемгә ачык, теле тәмле аның. Күршеләрендә генә олы улы Рәдиф гаиләсе белән яши, Айгөле дә үз кызы кебек бик якын, ике өйне бер итеп, оныклары Әдилә, Әнвәр йөгереп йөри. Кечкенәдән тимер-томыр эшенә хирыс булган, капка-коймаларны “гөл” кебек матур итеп ясый белгән Инсафы яшь булса да, җитәкчелек эшен булдыра. Балтач районына кияүгә чыккан кызлары Алисә белән дә гел элемтәдә. Эштән кайтышына Әлфинур апа тәмле коймаклары, аш-суы белән каршы ала, абзар тулы кош-корт, мал туар. Минем өчен хәзер тормышның һәр мизгеле – бәхет, ди ул. Шушы бәхет башка бервакытта да кыйпылчыкларга таркалмасын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев