Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Танылган композитор Мәсгут Имашевның юбилеенда кукмаралылар да катнашты

Ул “Их, Кукмара, Кукмара” җырының көесен язган.

Үзенең  “Их, Кукмара, Кукмара” җыры белән безнең Кукмарабызны бөтен татар дөньясына таныткан композитор Мәсгут ага Имашевка 95 яшь тулды. 

 Композиторның татар җыр сәнгатенең алтын фондына кергән “Саубуллашу вальсы”, “Кыр казлары артыннан”, “Туй күлмәге», “Туган ягым каеннары” җырлары исемлегендә безнең районыбыз “гимны”на әверелгән әлеге “Кукмара” җыры да булу – зур мәртәбә. Шагыйрә Гөлшат Зәйнәшева сүзләренә язылган җырның исеме төрле чыганакларда төрлечә язылса да: “Кукмара”, “Их, Кукмара, Кукмара”, “Әй, Кукмара, Кукмара”) 80 нче елларда халык мәхәббәтен яулаган әлеге җырда безнен районыбыз данлана. Хәтерләсәгез, ул әлеге җырны үзенең тормыш иптәше Фатыйма Имашева белән башкара иде.  

Пермь өлкәсенең Барда районында туып-үскән, халык мәхәббәтен яулаган күренекле татар композиторы, җырчы, драма артисты, мөгаллим, “Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе” дигән мактаулы исеме булган, Мәсгут Имашевның юбилей кичәсе Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында үтте. Әлеге күркәм чарада район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Әхмәтшина да катнашты. Ул легендар шәхескә районыбыз башлыгының котлау телеграммасын җиткерде, Кукмарада җитештерелгән истәлекле бүләкләрне тапшырды. Бу көнне Фәридә ханымның да туган көне иде, Айгөл Мәсгүт кызы аңа да үзенең матур теләкләре белән  чәчәк бәйләме бүләк итте. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев