Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Эльмира Петрова: Ул диагноз турында ишетеп белгәнлектән, аяз көнне яшен суккандай булды

"Күзләремне йомдым да бар тормышымны күз алдымнан үткәрдем. Ирем дә бар бит әле. Аңа бу турыда ничек әйтергә, аңлармы ул мине, авыру баланы кабул итәрме?"

“Матуыыым”, - дип йомшак кына тавыш белән эндәшеп, берәү билемнән кочып алды. Бер мәлгә югалып калдым. Кем булыр бу?! Артыма борылып карасам, зәңгәр күзләре белән тутырып карап, кояш сыман балкып, кечкенә генә малай басып тора. Танькино авылында яшәүче Эльмира һәм Валерий Петровларның төпчек уллары, “кояшлы” малай Максим белән беренче танышуым әнә шулай булды. Узган ел Үрәсбаш балалар бакчасында узган Яңа ел бәйрәмендә дә үзенең дәртле биюләре белән күпләрне таң калдырды ул. Хәзер инде Максим бакча баласы түгел, ә укучы. Түбән Үрәс мәктәбенең беренче сыйныфында белем ала ул. 

...2012 ел. Петровлар гаиләсендә сөенеч: Лиана белән Русланга иптәшкә әниләре тагын бер туган алып кайта!

- Әйе, өченче балага йөкле булуымны, чыннан да, гаиләбез белән бик шатланып кабул иттек, - ди Эльмира ханым. - Әмма тормышта һәр нәрсә дә без уйлаганча гына булмый икән шул. Анализлар тәртиптә булып, табибларга үзвакытында күренеп торсам да, сабыебыз вакытыннан алда - җиде айдан ук дөньяга аваз салды. 1,850 килограмм авырлыктагы бала, ике атна ясалма сулыш аппаратына тоташтырылып, махсус калпак эчендә ятты. Ул вакытта ниләр кичергәнемне, тернәкләнеп кенә китсә ярар иде, дип, Ходайга ялваруларымны бер үзем генә беләм. Әле ул гынамы, табиблар улымның генетик үзенчәлек - егерме беренче пар хромосомага тагын бер хромосома килеп кушылу, ягъни Даун синдромы белән тууын хәбәр итеп, кара кайгыга салдылар. Ул диагноз турында ишетеп белгәнлектән, аяз көнне яшен суккандай булды. Үзем елыйм, үзем калтыранган кулларым белән кәрәзле телефоннан әниемнең номерын җыям. “Сабыр бул инде, балам. Без күрәсен кеше күрмәс”, - диде газиз кешем әкрен генә, мине тыңлап торганнан соң. Күзләремне йомдым да бар тормышымны күз алдымнан үткәрдем. Ирем дә бар бит әле. Аңа бу турыда ничек әйтергә, аңлармы ул мине, авыру баланы кабул итәрме? Күпсанлы тайпылышлар белән туса да, сабыемның кеп-кечкенә йөрәге “яшим”, “яшим” дип типте. Ә инде бала тудыру йортыннан дәваханәгә күчергәндә иптәшемнең: “Эльмирам, ничек матур бит ул, аны яратмау мөмкин түгел”, - дигән сүзләрен ишетүгә бар тәнем буйлап җылылык йөгерде. Сөенечемнән, улыбызны күтәргән Валерийны култыклап: “Мин ялгыз түгел. Бергәләп бар авырлыкларны да җиңәрбез”, - дип сөйләнә-сөйләнә алга атладым. Күңелемдә ышаныч уянды. 

Өйгә кайткач, ике ай дәвамында йоклый да йоклый сабый. “Андый балалар үсеш ягыннан артта кала”, - дисәләр дә, бирешми, 8 ай тулгач утыра башлый, ә 1,8 яшьлек вакытында тәпи атлап китә. 

- Кукмарадагы “Шәфкать” тернәкләндерү үзәгенә балага алты ай булгач йөри башлаган идек, һаман да аерылганыбыз юк, - дип елмая Эльмира Петрова. – Массаж һәм уколларның файдасы бик зур. Үзәккә килгән саен нинди дә булса шөгыль белән кайтабыз. Анда хезмәт куючыларга рәхмәтем чиксез. 

Өч яшь тулгач, Максимны балалар бакчасына алалар. Әтисе аны бакчага көн саен машина белән алып килә. Башка балалар белән аралашу, әлбәттә, эзсез югалмый: күпме дә булса сөйләшергә, җырларга, биергә өйрәнә ул. Тәрбиячеләр аның шигырь сөйләү буенча конкурсларда катнашуын, һәрчак иркәләү сүзләре әйтеп торуын, еш кына колакларына “яратам” дип пышылдавын бик җылы итеп искә алалар. “Елмаеп торучы, йомшак күңелле Максимны бик сагынабыз. Ул безнең яраткан “кояшлы” малаебыз иде”, - ди Үрәсбаш авылының “Чулпан” балалар бакчасы мөдире Любовь Павлова. 

Максимга әнисе кечкенәдән әкиятләр укый. Хәзер дә матур рәсемнәр белән бизәлгән балалар китапларын бик ярата икән ул. Мәктәптә укыту рус телендә алып барылганлыктан, бераз русча да өйрәнгән. 

- Укытучым Фәимә апа язарга, санарга өйрәтә. Миңа анда ошый, - ди ул. 

 

 

Әнисе улының компьютер һәм телевизордан “Мунча ташы” татар эстрада театрының чыгышларын күз дә алмый каравын, хуҗалыкта мал-туар арасында кайнашуын, сыерларның һәммәсенә (алты савым сыерлары бар, – авт.) исемнәр кушуын да сөйләде. Шулай ук Максимның пилмән, бәлеш, торт ашарга яратуын да белдек. 

- Апасы Лиана КФУның 4нче курсында белем ала, ә абыйсы Руслан - Казан энергетика көллияте студенты. Максим аларның ялга кайтуларын түземсезлек белән көтә, берничә көн алдан телефоннан шалтыратып, тәм-томнарга заказлар да бирә, - ди Эльмира ханым. – Төпчек улыбыз - безнең өчен йортыбызны ямьләндереп торучы бер бизәк, язмыш тарафыннан гаиләбезгә җибәрелгән бүләк. Аңа авыру итеп карамыйбыз, гади баланы үстергән шикелле тәрбиялибез. Урамга чыккач сәер караш ташлаучыларга да игътибар итмәскә өйрәндек, киресенчә, елмаеп, исәнләшеп китәбез. Үз аякларында йөгереп йөри, кулларына калак тотып ашый, сөйләшергә, аралашырга тырышучы, хисчән, батыр йөрәкле улыбызны яратмау мөмкин түгел. Ярый әле ул бар!

 

 

фото: Эльвира Мөбарәкшина/ "Хезмәт даны"
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk