Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Сүзебездә - үзебез

Тормышта да шулай бит: без башкалар турында еш кына үзебезнең гадәтләребездән чыгып фикер йөртәбез.

Берәү эскәмиядә утыра икән. Шул турыдан бер кеше үтеп бара.

- Кара, рәхәткә чыккан бу адәм. Бигрәк ялкау икән, нинди дә булса эш белән шөгыльләнсен иде, ичмасам, - дип уйлаган ул эскәмиядә утыручыны күреп.

Бераздан шул тирәдән тагын бер юлаучы узган. Монысының башына шундый уй килгән:

- Мөгаен, урамнан узган хатын-кызларны күзләп утыра инде бу...

Өченче кеше дә узган бу турыдан.

- Бичара, көн буе эшләп арыгандыр, хәзер хәл җыеп, ял итеп утыруыдыр, - дип уйлаган ул.

Эскәмиядә кем утырган соң: яшьме, картмы, төсе-кыяфәте нинди, без бу турыда берни дә белмибез. Әмма аның яныннан узган юлаучылар хакында якынча менә ниләр әйтә алабыз. Беренчесе, мөгаен, ялкаудыр: башкаларда да ул бары тик эшсезләрне генә күрә, үзенең дә шул рәвешле берни дә эшләмичә, тик утырасы килә. Икенчесе исә бик мут, ул көне буе матур кызлар күзләргә риза, башкаларга да ул бары тик шул күзлектән генә чыгып бәя бирә. Өченчесе бик тырыш кешегә охшаган, мөгаен, арып-талып эштән кайтып килешедер, ул да эскәмиядә бераз гына булса да ял итеп утырырга каршы килмәс иде.

Тормышта да шулай бит: без башкалар турында еш кына үзебезнең гадәтләребездән чыгып фикер йөртәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев