Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Сүзебез Байлангар авылы кызы Айгөл Әхмәтшина турында

Язма Байлангар авылы кызы, ут күршем, яшәү рәвешен күпләргә үрнәк итеп куярлык Айгөл Әхмәтшина турында. Үрнәк дип әйтәм, чөнки егерме биш яшендә өч югары белеме (икесе – кызыл диплом), дистә елга якын эш тәҗрибәсе белән кайсыбыз мактана ала?!

Мин аның әле мәктәптә укыган елларында ук немец телендә шигырьләрне яттан сөйләгәнен тыңлаганым бар. Ул укый, мин бер сүзен аңламыйм, ә шулай да бөтен гәүдәм буйлап дулкын йөгерә. Йөрәктән чыккан гына йөрәккә барып җитә диюләре - шушыдыр инде ул, дип уйлап куйганым исемдә калган.

Сүзем Байлангар авылы кызы, ут күршем, яшәү рәвешен күпләргә үрнәк итеп куярлык Айгөл Әхмәтшина турында. Үрнәк дип әйтәм, чөнки егерме биш яшендә өч югары белеме (икесе – кызыл диплом), дистә елга якын эш тәҗрибәсе белән кайсыбыз мактана ала?! Әле шуның өстенә укучы балалар белән яшь тележурналист, танышулар клубын алып баручы вазыйфасын да исәпкә алсак, үзе әйтмешли, дөрестән дә, “год за два” бара.

Ә мин исә аның оперативлыгына, эленке-салынкы йөрүнең нәрсә икәнен белмичә, сабыр гына эш итә белүенә сокланам. Менә бер мисал китерәм. Байлангар авылында кичке сабан туе. Бәйрәмне алып барырга кеше кирәк. Айгөлгә шалтыраткач: “Кичке сәгать бишкә кадәр эшлим, алты туларга ун минутка, Алла боерса, кайтып җитәргә тырышам”, - диде ул. Алты туларга биш минутта ул инде сабан туе мәйданында сабыр гына микрофон сыный иде.

Чара ахырында рәхмәт әйтергә килгәч, үземне канатландырырга да сүзләр таба бит әле ул! “Бик әйбәт әзерләнгәнсез, Минзәлия апа, алып барырга шундый рәхәт булды” диюләре күңелгә май булып ятты.

Әлеге язмага Айгөлнең соңгы вакыттагы уңышлары этәргеч булды. 2017 елның ахырында гына Республикабызның сәламәтлек саклау, РАИ, башка министрлыклар оештырган конкурсларга җибәргән телевизион һәм радиотапшыруларының призлы урыннар алуына, журналистларның иң мәртәбәле бүләге “Бәллүр каләм” иясе булуына шатланып йөри идем, инде шушы ел башында ук ике җиңү яулады. Диния нәзарәте оештырган “Иман вә ихлас” бәйгесендә туган телебезгә багышланган тапшырулар өчен республика күләмендә беренче урын, студент отрядлары, студент җәе турындагы тапшырулар циклы өчен грант һәм беренче урынга лаек булды.

Айгөлнең конкурска җибәргән эшләренең электрон вариантын үземә дә алдым әле. Укучылар, яшьләр белән оештырган түгәрәкләрдә куллану өчен менә дигән кызыклы материаллар алар. Мәсәлән, әрмән милләтеннән булган балага, анасының бүләкләр вәгъдә итеп, татар теле өйрәтүе, дустын Казан шәһәрендә җинаятьчел экстремист рухлылар җәзалап үтерүгә карамастан, Татарстанга гашыйк, матур итеп татарча җырлар башкаручы кара тәнле егет Оливер турындагы (Илсөя Бәдретдинова концертында җырлый) тапшыруларны сокланмыйча тыңлау мөмкин түгел. Боларның барысын да йөрәгенең түреннән чыгарып, тыңлаучының йөрәгенә керерлек итеп Айгөл сөйләвен дә өстәсәң, билгеле, беренче урын! Ихластан әйтелгән, чын йөрәктән сөйләнгән булганга, 300гә якын эш арасыннан беренче урын инде ул!

Уңышларың белән котлыйбыз, Айгөл! Бик җитез, шул ук вакытта азсүзле, күп тыңларга һәм уйларга мәҗбүр итә белүче, тыйнаклыгың белән җанга якын, үзеңә авыр чакта да, кешегә ярдәм итәргә һәрвакыт әзер торучы кеше син.

Татар телендә белем алу нәтиҗәсендә, баланың укуына хилафлык килә дип, лаф оручыларга бер сүзем калган икән әле. Айгөл үзебезнең авыл мәктәбендә туган телендә укыса да, тапшыруларны саф рус телендә, чиста русча сөйләшеп алып бара. Авыл мәктәбендә белем дәрәҗәсе түбән, татарча өйрәнеп, балалар надан кала дип, ялкаулыкларына сәбәп эзләүчеләр өчен уйланырга җирлек бит бу.

 

Минзәлия ӘҺЛИУЛЛИНА, Байлангар авылы

Фото гаилә архивыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X