Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Сыналганда сынып калмыйча

Янгын... Җиңү көнне күңелләрне тетрәндергән бу афәттән Чишмәбаш авылында яшәүче Равил Галиев хуҗалыгында берни калмады, Илдус Корбанов һәм Рузилә Сәйфетдиновалар хуҗалыгына зур зыян килде

Аллаһы Тәгалә бәндәләрен төрлечә сыный: байлыкны, сәламәтлекне һәм мөлкәтне бирә дә, ала да. Сеңлемнәргә кунакка кайткач, бәлага тарыган бу авылдашларымның хәлен белергә, кайгыларын уртаклашырга бардым. Ләкин аларның берсе дә төшенкелеккә бирелеп, өметсезләнеп утырмый: йорт-җирләрен тырышып төзеп, тормышларын җайга салалар иде. Аллаһы Тәгалә әйтә: “Авырлыкны күтәрергә чыдамлы булып вә намаз укып, Аллаһудан ярдәм сорагыз”, - ди (“Бәкара” сүрәсе, 45 аять). Авыр вакытларда һәр авылдашым зыян күрүчеләргә ярдәм кулын сузган, мәчетебез һәм күрше авыл мәчетләренең дин әһелләре матди яктан булышканнар. “Бәкара” сүрәсенең 285 аятендә “Самигнә вә әтәгнә” – чын мөселманнар Аллаһуның әмерләрен ишетеп, күп сорап тормыйча: “Без ишеттек һәм буйсындык”, - дип әйтәләр ди.

Районыбыз Ислам динен халыкка өйрәтү буенча республикада алдынгылар рәтендә тора. Кукмара мәдрәсәсе директоры Ришат Курамшин, авылыбызның имамы Шамил Шәфигуллин, мәртәбәле шәхесләребез – Вахит абый Шәмсетдинов, Сания апа Билалова, Нурзидә апа Бикмөхәммәтова, Марс Мостафин, Кара Елга мәчетенең имамы Миннеяр абый Мөхәммәтҗанов, Сәйдәбану Гыйззәтуллина, мөгаллимәләребез – Фәния апа Мостафина, Гөлчирә Ногманова, Фәнзилә Нәҗипова, мөгаллим Минневасил Ногманов һәм башкалар бу өлкәдә бөтен көчләрен куеп эшлиләр. Тырышлыкларының матур нәтиҗәсе – кешеләрнең алган белемнәрен гамәлдә, көндәлек тормышта кулланулары.

Өйләре янып беткән Равил Галиев гаиләсенә Рхулла абый Мостафинның балалары буш өйдә яшәп торырга рөхсәт иткәннәр. Ә Илдус Корбановның гаиләсен вакытлыча Равил абый Гайфиев үз канаты астына алган. Зыян күрүчеләрдән бер Илдус кына хуҗалыгын иминиятләштергән булган. Шундый хәдис бар: “Хуҗаларыгызны һәм 6 яшьтә генә булса да имамны тыңлагыз – алар кешеләр һәм Аллаһ тарафыннан сайланып куелганнар”. Әлеге гыйбрәтле хәлдән күренгәнчә, барыбызга да йорт-җирләребезне, мал-мөлкәтебезне иминиятләштерергә кирәк, бер тиенне жәлләп, сумнар югалтырга язмасын.

Авылыбызның хөрмәткә лаеклы укытучысы – әниебез Закирә Мостафина: “Йә Аллам, ил-күршегә тынычлык бир”, - дип дога кыла иде. Безгә гел: “Кызым, бер кеше синең уң яңагыңа сукса, син аңа сул яңагыңны куй”, “Изгелек кыл да суга сал – балык белер, балык белмәсә –  халык белер, халык белмәсә – халикъ (бар кылучы, яратучы – Аллаһы Тәгаләнең күркәм исемнәренең берсе) белер”, - дия иде. 

Без, адәм балалары, барыбыз да гөнаһлы: белеп һәм белми көн дә гөнаһны эшләп торабыз. Ә кече гөнаһларны тәүбәгә килү, хәер-сәдакалар бирү юа. Коръәндә языла: “Мәсҗедләр ясап, савап алучы, фәкать Аллаһуга вә ахирәт көненә иман китергән һәм, намазларын вакытында укып, зәкятларын биргән, һичкемнән курыкмыйча, Аллаһудан гына курыккан – хак мөэминнәрдер, бу эшләрне башкарган кешеләрнең һидаятьтә булулары өметле” (“Тәүбә” сүрәсе, 18 аять).

Янгында зыян күрүчеләргә ярдәм итүчеләрне, зәкятларны, нәзер-сәдакаларны Аллаһы Тәгалә киң рәхмәтләре белән кабул итәр, иншалла.

Хөрмәтле дин кардәшләрем, барчабызга да Аллаһы Тәгаләнең кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәргә насыйп булса иде.

Аллаһ Раббыбыз! Кимчелек хаталарыбызны ярлыка, гафу кыл, тәүбәләребезне кабул ит, һәркемне файдалы гыйлем, ихласлык һәм чиста калеб белән зиннәтлә!

Илсөяр ӘХТӘМОВА, Түбән Кама
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев