Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Светлана Галимуллина: Чыгасым, Кукмара буйлап йөреп кайтасым, аягыма басасым бик килә

    Кукмаралы инде егерме ел урын өстендә ята.

    Светлана һәм Эльвира Галимуллиналар белән танышып кайтканнан соң, сүземне нинди хәрефтән башларга белмәдем. Чөнки күңелдә берьюлы берничә төрле хис барлыкка килде: жәлләү һәм шул ук вакытта соклану, берничек тә ярдәм итә алмавыңны белеп гаҗизләнү.

    Алар турында өйгә йөреп даими хезмәт күрсәтүче социаль хезмәткәр Алсу Сабирова сөйләгән иде: «Светлананың күңел көрлегенә, тормышны яратуына барган саен шаккатам. 20 ел инде ул урын өстендә ята. Егерме ел бит ул!»

    ...Ишекне әкрен генә килеп Эльвира ачты. Ә инде түр бүлмәдән әнисенең  «Керегез, кер», - дигән көр тавышы әллә кайчангы танышы кебек каршы алды. Сакланып кына, сүз ялганырмы икән дип кергән идем - өч сәгать вакыт бик тиз үтеп китте.

    Язмышы кыл урталай бүленгәнчегә кадәр Светлананың тормышы берничә җөмләгә сыя: Кукмарадагы, халык телендә ИТР дип аталган йортта үсә. 8 сыйныфны тәмамлагач, һөнәр училищесына укырга керә, итек фабрикасында эшли, Равил исемле кешегә кияүгә чыга, кызлары Эльвира туа. Ире, озак та тормый  әтисе  вафат була. Кукмара элеваторына эшкә урнаша. Һәм ... көннәрдән беркөнне төшке аш вакытында ялгыш егылып кулын имгәтә. Терсәге үз урыныннан кузгалып, 180 градуска борыла. Шуннан соң, чын мәгънәсендә, иксез-чиксез дәвалану башлана. Укол, таблеткаларның бернинди дә файдасын күрмәгәч, табиблар башка төр дәва билгеләп карыйлар. Алары да булышмый.

    - Светлана дәваханәдән кайтканда бик талчыга иде. Тукталыштагы эскәмиядә утырып торам, хәлем юк, исерек кеше кебек атлыйм, дарулар килешми, ахрысы, дип әйтә иде, - ди әнисе Зоя апа Федорова. - Кукмарада алга китеш булмагач, Казанга томографиягә барырга булдык. Шул вакытта ул аякларын өстерәп кенә йөри иде. Инде егерме ел вакыт узган, әле һаман онытылмый: томография үткәч, Кукмарага соңгы поездның киткәнен белдек. Шунда Шәрипов фамилияле табиб, бар эшен ташлап, төн кунар өчен безгә урын әзерләп биргән иде. Әле хәзер дә рәхмәт белән искә алабыз аны. Кукмара, Казан дәваханәләрендә ятуның бер нәтиҗәсе дә булмады. Озак та үтми кызымның бер аягы, бер кулы хәрәкәтләнми башлады, параличланды.

    Берничә елдан соң Светланага таркау склероз (рассеянный склероз) диагнозы куялар. Әлеге диагноз нидән барлыкка килгән: дарулар, дәвалау нәтиҗәсеме, әллә аңарчы ук симптомнары организмда яшерен төстә булганмы икәнен Светлана үзе дә тәгаен белеп бетерми. Шулай итеп, ул урын өстенә кала, 1нче төркем инвалидлык бирелә.

    ИТР йортындагы яшәү шартлары караваттан да тора алмаган Светлана өчен генә түгел, әлбәттә, аны тәрбияләүчеләргә дә авыр була.  Ярый әле алар бәхетенә унике елдан соң авария хәлендәге торак йортларда яшәүчеләрне яңа фатирлы итү буенча дәүләт программасы гамәлгә керә. Светланага кызы Эльвира белән Гафиятуллин урамындагы яңа төзелгән йорттан бер бүлмәле фатир бирелә. «Аллага мең шөкер, ярый әле шушындый бөтен уңайлыклары булган фатирыбыз бар, - ди ул. - Әни белән бертуган абыем да әлеге программа буенча күршедәге фатирга урнаштылар. ИТР өендә торганда пич яксаң тартмый иде, бернинди уңайлыклар юк. Түшәм җимерелә язган, баскыч ашалып беткән».

    Өч сәгать сөйләшү дәвамында бары тик әлеге тискәре фикерне генә ишетергә туры килде аңардан. Ә калган сүзе гел уен-көлкеле, авызы ерык. Дөрес, урын өстенә калгач та, берничә ел дәвамында чарасызлыктан елаганын яшерми ул. «Хәзер дә елап алам, я Эльвираның күңеле тулса, аңа компания өчен кушылам», - ди, елмаеп.

    Инде ничә еллар буе урамга чыкканы, балконнан булса да тирә-юньне күзәткәне юк аның. Тормыш барышын тәрәзә аша гына күрә.

    - Диванга да көчкә терәп утырталар. Егылсам, бәйләп куегыз, дип әйтәм. Менә шушы, диван тирәсе инде минем дөньям, - ди ул, кулы белән ишарәләп. - Кая барасың, нишлисең инде, кызый. Шулай язган булгандыр. Төнлә бер уянсам йоклый алмыйм, әмма үткәннәр турында уйламыйм. Сыйныфташларым, аеруча Майя, Илшат, Лидия белән телефон аша аралашам, өйгә дә киләләр. Ватсапта төркемебез дә бар. Чыгасым, Кукмара буйлап йөреп кайтасым, аягыма басасым бик килә. Һавадагы махсус аппарат белән төшерелгән видеоны күрсәттеләр - Кукмара бик матурланган, үзгәргән икән. Телевизордан ишетелгән музыкага җилкәләрне яздырам, селкенәм, үпкәләрне дә «уятып» алырга кирәк бит. Фотога төшәргә яратам. Эльвирам курчак шикелле киендереп куя мине, менә шулай итеп  чәчемә прическа да ясап ятам әле мин.
    Шул арада Эльвираның артык мактанып куясың, әни, дигән сыман карашын тоеп, «Әйе, әйе, шундый мин», - дип, миңа күз кысып куярга да өлгерә.  Чыннан да, уен-көлке, рәхәтләнеп кычкырып көлүне ярата торган ханым булып чыкты ул. Һәр җитди сүзне шул арада шаяруга борып, елмаерга мәҗбүр итә. Гадәттә, урын өстенә калучылар белән аралашканнан соң, ирексездән, Алла сакласын, күрергә язмасын, дип әйтеп куясың. Яңа танышымның инде көннәр, айлар гына түгел, ә егерме ел урын өстендә бер торып утырырга зар-интизар булып ятканын күреп, күзләрем яшьләнсә дә, үзен бер минут та жәлләтергә ирек бирмәде ул.

    - Төшенкелеккә бирелергә ярамый, кызый. Әле менә кичә генә теш куеп киттеләр. Үзләреннән-үзләре тешләрем коелып беткәч, карт әбиләр шикелле идем. Хәзер, ичмасам, авыз тутырып ашарга була, - дип сүзен дәвам итте. - Мин монда көн саен тикшерүче-контролер  ролендә.  Кичләрен ишек бикләнгәнме, ут, газ сүндерелгәнме, дип, кызымның бер кат исенә төшерәм.

    Эльвираның ишекне салмак кына ачуы турында әйтеп үткән идем. Ул да – бүгенге көндә 1нче төркем инвалид. Сорарга кыймадым, яшүсмер чактан ук әнисен тәрбияләүме, яки башка сәбәпме аның сәламәтлегенә зыян китерә. Бик тә итагатьле, тыныч холыклы 35 яшьлек Эльвира баш авыртуы белән нык интексә дә, күз генә тия күрмәсен, әнисен карарга да, әкрен генә башкасын эшләргә дә үзендә көч таба.  Хәер, бүгенге көндә аларның икесенең дә төп ярдәмчеләре  - абыйлары Валерий,  85 яшьлек Зоя апа белән социаль хезмәткәр Алсу Сабирова.

    Алсу да октябрь аенда 55 яше тулачак Светлананың киләчәккә матур хыяллар белән яшәвен әйтеп үтте: «Сыйныфташлары белән инде күптәннән урамга чыгарга, табигатькә шашлык пешерергә барырга планлаштыралар иде. Инде матур киемнәр дә алдыртты. Әмма коронавирус афәте генә хәзергә туктатып тора. Светлана үзләренә кеше килгәнне ярата, көтә.  Хәлләрен белеп китүчеләр бар, Аллага шөкер. Бәйрәмнәрдә район прокуроры ярдәмчесе Рамил Зәйнетдинов та тормыш иптәше Сиринә белән күчтәнәчләр алып киләләр».

    Сүз арасында шунысы да билгеле булды: 1нче төркем инвалид булганлыктан, Светланага көненә ике данәдән исәпләнелеп памперс, пеленкалар бирелә. Әлбәттә, алар гына җитәрлек түгел инде. Шуңа күрә алар пачкасын 1600 сумнан үзләре дә сатып алырга мәҗбүр икән. Әле даруларга да шактый кирәклеген уйласаң, пенсия акчалары айныкы-айга тулысынча тотылып бара, диләр.

    Сөйләшеп утырганда элеваторда эшләгән елларны да искә алдык. «Өлкән мастерыбыз Мөслимә Хуҗина бик яхшы кеше иде. Мин урын өстенә калгач та, директор урынбасары Валентина Александровна ИТР өендә торганда хәл белергә еш килде. Ничек икән аның хәзер хәлләре, күренмиме?» - дип кызыксынды.

    Валентина Трофимова исән-сау, беркилеш яшәп ята икән. Телефон номерын табып аралашып та алдык. Светлананы да яхшы хәтерли. «Светлана элеваторда төрле эштә эшләде. Хезмәт һәм тормыш сөючән, кешелекле хезмәткәр иде. Вагонын да бушатты, башка эшләрне дә бик теләп башкарды. Хезмәте өчен Мактау грамоталары белән дә бүләкләнде», - диде ул, адресларын язып алып.

    Язмага нокта куяр алдыннан тагын бер кат Светланага шалтыраткан идем. «Кил, әйдә, духовкага шашлык куйдык, иркенләп бер сөйләшеп алырбыз, кем әйтмешли, гайбәт сатарбыз», - диде ул. Килермен, Светлана, килермен. Кулдан эш төшеп, бернәрсәгә дә күңел үсми башлаган, бармак аз гына киселеп тә ух-вах килеп, яшәештән зарланып йөргән чакта синең кебек көчле рухлылар янында булу үз аягында йөрүчеләрдә, бер яктан, оялу хисе тудырса, икенчедән, тормыш кадерен белергә ярдәм итә бит.

    Фото: Лилия Нургалиева/ «Хезмәт даны»

     

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: