Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Шушы яктан, шушы туфрактан ул: Байлангардан Фәиз Кәримуллин Кукмара районы үсешенә зур өлеш керткән шәхес

Үзенең тырышлыгы белән гап-гади колхозчы малаеннан район, республика күләмендә җитәкче дәрәҗәсенә күтәрелгән.

Аның авыл хуҗалыгында һәм җәмәгать эшләрендә куйган күпьеллык намуслы хезмәте күпләргә үрнәк булырлык. 
Кайда гына эш­ләп, нинди генә олы дәрәҗәләргә ирешсә дә, туган авылын, аның кешеләрен, чын күңелдән яратып, хөрмәт итеп яшәү­че, Югары Казаклар авылында туып-үсеп, заманында бөтен район гамен үз җилкәсендә күтәреп, эш-гамәлләре белән танылган шәхес, тырыш, намуслы хезмәте өчен “Кукмара районының мактаулы гражданины”, Мактау билгесе орденына лаек булган, Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән, күпсанлы Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары иясе, “Халык мәгарифе отличнигы”, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре кебек дәрәҗәле исемнәргә лаек булган, өч фәнни китап авторы, туган авылы Югары Казакларның барлыкка килүе, аның данлы тарихын һәм авылдашларының төрле чорлардагы язмышын, эшләрен, көнкүрешен өйрәнеп, тарихи-документаль китап бастыруда бик зур ярдәм күрсәткән, кешелеклелек сыйфатлары, булдыклылыгы, гаделлеге белән һәркемнең абруен яулаган могтәбәр зат ул Фәиз Вагыйз улы Кәримуллин. Үтелгән гомер юлы әнә шулай матур эш күрсәткечләре белән бизәлгән аның.

Үзенең тырышлыгы белән гап-гади колхозчы малаеннан район, республика күләмендә җитәкче дәрәҗәсенә күтәрелгән, алай гына да түгел, Мәс­­­кәү­­­дә фән­ни хезмәтен яклаган горурланырдай татар улларының берсе, бәхетен читтән түгел, туган җирендә, Кукмара төбәгендә тапкан Фәиз Кәримуллин июнь аенда үзенең 75 яшьлек гомер бәйрәмен каршы ала.

Аның шәхескә әверелү юлы ерак балачактан башланып китә. Әтисе Мөхәммәтвагыйз Кәримулла улы – Бөек Ватан сугышы ветераны. Әнисе Минҗамал Шиһабетдин кызы сугыш вакытында окоп казуда, урман кисүдә катнашкан. Бик тырыш, туры сүзле, үз максатына ирешә торган булуы белән авыл халкының хөрмәтен яулаган кеше. Алар алты балага: өч малай һәм өч кызга тормыш бирәләр. Ишле гаилә булсалар да, дус-тату яши алар, хезмәттә чыныгып үсәләр. Фәиз абый кечкенәдән үк бик тере, үткен, әти-әнисенә ярдәмче, өч сеңлесенә терәк булып үсә. Кешелеклелек сыйфатлары аның канына балачактан ук салынган. Әти-әнисенең киләчәккә өмете, ышанычы булган Фәиз бер эштән дә курыкмый. Инде 14 яшьлек яшүсмергә колхозда хезмәт кенәгәсе ачыла. Промкомбинатта гади эшче, армия хезмәте, аннан соң хуҗалыкта тракторчы, шофер булып эшли. Читтән торып авыл хуҗалыгы институтында укый, инженер-механик һөнәрен ала. Туган хуҗалыгында технолог, гараж мөдире, баш инженер баскычларын үтеп, белемле, төпле, тирән эш тәҗрибәсе булган җитәкче дәрәҗәсенә күтәрелә. Алган белемнәренең ныклыгын тырыш хезмәт куеп, маңгай тире түгеп исбатлый ул. 

Акыллы, энергиясе ташып торган баш белгечне 1983 елда “Маяк” колхозына рәис итеп билгелиләр. Үзенә дүрт авылны берләштергән, районда иң эре хуҗалыкларның берсе саналган “Маяк” колхозының күрсәткечләрен яхшырту бик җиңел булмый. Ләкин Фәиз Вагыйз улы дилбегәне нык тота. Үзе тырыш кеше булгач, башкаларга карата да таләпчән булып, эшен яратып, булсын дип башкара. Халык белән уртак тел табып, хуҗалыкны үргә менгерү юлларын барлый. Эшли башлавының беренче көннәрендә булган җыелышта чыгыш ясап: “Эшләгән кешегә бөтен нәрсә дә булыр!” – ди һәм шул сүздән беркайчан да тайпылмый. Әйткән вәгъдәсендә торып, авылыбыз халкын эшле дә, ашлы да итте ул.

 Үзенә карата ышаныч уятып, үз артыннан ияртә алу сәләте Фәиз абыйга хезмәтендә нык ярдәм итә. Авыл хуҗалыгын тирәнтен белүе, һәрчак уйлап, алга карап эш итүе, тырышлыгы нәтиҗәсендә, төрле эзләнүләр аша авырлыкларны җиңә барып, районда беренчеләрдән булып яңача хуҗалык итә башлаган җитәкче дә ул.

Ул җитәкчелек итә баш­лагач, хуҗалыгыбыз ныклап үсеш чорына керде. Яңа тормыш башлаган яшь гаиләләргә, белгечләргә һәм колхозчыларга өйләр төзелде, шул дәвер эчендә авылга беренчеләрдән булып газ ягулыгы үткәрелде, халык эчәр су белән тәэмин ителде. Шул елларда Байлангар авылында мәдәният йорты, көнкүреш хезмәте күрсәтү бинасы, ике авылда “Балалар бакчасы–башлангыч мәктәп” комплекслары, медпункт бинасы, сугышта һәлак булганнар истәлегенә һәйкәл, шулай ук хуҗалык хисабына өч авылда да мәчет төзеттереп, авыл кешеләренең олы ихтирамын яулады. Авыл халкының тормыш-көнкүрешен, яшәү шартларын яхшырту белән беррәттән, күмәк хуҗалыкның матди-техник базасы төзекләндерелеп, яңа хуҗалык корылмалары төзелде. Техника паркын тулыландыру, яңарту буенча да ныклы эш алып барылды. Районда иң беренчеләрдән булып терлекчелектә эшләүчеләрнең хезмәтен җиңеләйтеп, сөтне чиләкләр белән күтәреп ташуны туктатып, торбалар буйлап зур суыткычка барып тоташа торган итеп көйләтте. Эшчеләргә уңайлык тудырып, ике сменалы эш тәртибе кертелде. Хезмәтне җиңеләйтү максатында, терлекчелектә бер-бер артлы алдынгы технологияләр кертелде, кул көче механикалаштырылды, терлекчелекнең һәм ярдәмче хуҗалыкларның матди-техник базасы көннән-көн ныгыды. Колхозчыларга терлек азыгы бирелә башлагач, халык күпләп терлек асрарга кереште. Хезмәт хаклары да вакытында түләнгәч, халыкның күңеле тагын да күтәрелеп китте. Эшче хезмәткәрләр турында кайгыртып, колхозчыларны туристлык юлламалары белән илебезнең төрле төбәкләренә, чит илләргә ял итәргә, шифаханәләргә җибәрергә, хәтта мәктәп укучыларын сыйныфлары белән илнең төрле шәһәрләренә сәяхәткә җибәрергә дә мөмкинлек тапты җитәкчебез. Бу эшләр барысы да яшьләрне авылларда калдырып, авылыбызны яшәтү һәм яшәртү, хуҗалыкка эшче көчләр туплау һәм белгечләр белән тулыландыру өчен эшләнде.

Хезмәтенең җимешләрен күреп, 1995 елда район җитәкчеләре Фәиз Вагыйз улына “Агрохимсервис” җәмгыятен җитәкләүне тәкъдим итә. Ил табынына икмәк муллыгын тәэмин итү хезмәтен дәвам итеп, эш башлавының беренче көннәреннән үк район басуларының уңдырышлылыгын күтәрү юнәлешендә максатчан эш алып барып, эш һәм көнкүреш шартларын гына түгел, берләшмәдә хезмәткә түлә­ү­не дә яхшырта. Хезмәт дисциплинасын ныгытуга, кадрлар белән эшләүгә зур игътибар бирә. Район кырларының уңдырышлылыгын күтәрү максатында, республикада беренчеләрдән булып известь чыгара торган карьер эшләтә.

Тәҗрибә туплап өлгергән, оештыру сәләтенә ия булган җитәкчегә, һич икеләнмичә, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе вазыйфасын ышанып тапшыралар. Шушы вазыйфаны ул 1999–2005 елларда намус белән башкарып, бай тәҗрибә, хөрмәт, ихтирам яулады. Нык холыклы, әйткән сүзендә торучы, коллективны бер йодрык итеп тотучы, кешене эшләтә дә, тыңлата да, кызыксындыра да белүче, тынгысыз җитәкче әнә шулай бар тырышлыгын, осталыгын туган җиребезне данлауга, аның мәртәбәсен арттыруга юнәлтә. Таләпчән, гадел җитәкче була белгән Фәиз Вагыйзович бу эшендә дә сынатмый, җаваплылыктан тайпылмыйча, халык арасында булып, югарыдагы җитәкчеләр белән уртак тел табып, районыбызның эзлекле үсешен тәэмин итүгә иреште. 

Гади, киң күңелле, һәркемгә олы хөрмәт белән карый белүче, һәр җирдә бары тик уңай яктан гына телгә алынып, үзеннән соң гел яхшы фикерләр генә тудыручы шәхес, “Россельхознадзор” оешмасының Саба территориаль бүлеге җитәкчесе булып эшләгәндә дә хезмәтен җиренә җиткереп, намус белән башкара.

Безнең юбилярыбызның тагын бер күркәм ягы бар: ул – үрнәк гаилә башлыгы. Кулга-кул тотынышып, күпләргә үрнәк булырлык итеп гомер кичергән бу гаиләгә сокланмый мөмкин түгел. 

Фәиз Вагыйз улы Олыяз авылының үрнәк гаиләсендә тәрбия алып үскән, татар хатын-кызларына хас булган барлык күркәм сыйфатларны үзенә туплаган Гәүһәрия Солтангали кызы белән 1973 елның июнь аенда кавышып, 51 елдан артык бер-берсен аңлап, матур гомер кичерәләр. Җитәкче кешегә зур эшләрне башкару өчен, әлбәттә, күңел тынычлыгы, гаиләңнең сине аңлавы кирәк. Фәиз абыйның уңышларының нигезендә Гәүһәрия апаның сабырлыгы, уңганлыгы, тырышлыгы бик зур булды, дисәк, һич кенә дә арттыру булмас. Тормышны көйле итү, балаларга дөрес тәрбия бирү, аларны киләчәккә әзерләү күбрәк аның җилкәсендә була. 

Таң сызылу белән өйдән чыгып китеп, балалар тирән йокыга талгач кына кайтып кергән Фәиз абый терәк канаты – тормыш иптәше Гәүһәрия апага әти-әнисен хөрмәтләп яшәп, олы юлга кадерләп озатканы өчен дә бик рәхмәтле.

“Гәүһәрия әти-әнием белән киңәшеп, килешеп яшәде. Араларында бер-берләренә карата тирән хөрмәт мөнәсәбәтләре барлыкка килде, тел яшерү, киеренкелек булмады, гомер буе дус-тату яшәделәр. Бу алар бакыйлыкка күчкәнче дәвам итте”, – ди юбилярыбыз.

Гомер көзендә тигез атлаучы Фәиз абый белән Гәүһәрия апа кызларын да бары тик үз көчеңә, акылыңа гына ышанып, тормышны яратып, авырлыкларга бирешмичә яшәргә өйрәттеләр. Тәртипле, ипле гаиләдә үскән балалар да, әти-әниләренә охшап, игътибарлы, ярдәмчел булдылар. Кечкенәдән үк шәхси үрнәк мисалында гадел, төгәллекне, хезмәтне ярата торган булып тәрбияләнделәр. Берсеннән-берсе уңган, тәвәккәл биш кыз әти-әниләренең канаты астыннан, җылы оядан чыгып, һәркайсы тормышта үз урыннарын табып яшиләр. Нинди генә эшкә тотынсалар да, эшне булсынга, җиренә җиткереп башкаралар. 

Олы кызлары Ләйлә Фәиз кызы – Казан дәүләт медицина институтын тәмамлап, югары категорияле табибә, бүлек мөдире булып эшләп, зур дәрәҗәләргә ирешкән шәхес. Сеңелләре Зилә белән Динә дә, апалары үрнәгендә табибә һәнәрен сайлап, дәваланырга килгән һәркемне дару белән генә түгел, ягымлы карашлары, җылы сүзләре, киңәшләре белән дә дәвалыйлар. 

Раилә белән Айсылу югары икътисад белгечлеге алып, үзләренең шәхси эшләрен башлап җибәреп, тормышта бәхетләрен, лаеклы урыннарын табып, тырышып хезмәт куялар. Бертуганнар бишесе дә бер-берсе өчен җан атып, ярдәмләшеп, үзара тату яшиләр. Туганчылыклы итеп тәрбияләгәннәре өчен әти-әниләренә рәхмәтләре зур балаларның. Димәк, яшьлекләрендә чәчкән тәрбия орлыклары яхшы шытым биргән. Мәгънә белән, дөнья куйган бурычларны үтәп яшәлгән. Балалары белән чын күңелдән горурлана ала Гәүһәрия апа белән Фәиз абый. Олыгайган көннәрендә аларның урыннары түрдә, хөрмәттә. 

Минзәлия ӘҺЛИУЛЛИНА, Байлангар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев