Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Сугыш ятимнәре игътибар көтә

Дәүләт тарафыннан безгә нинди дә булса ташламалар булыр, дигән теләктә калам

Бәхетсез балачак турында әледән-әле язып торалар. Ятимлек ачысын моны үзләре кичергән кешеләр генә белә.

Әтием сугышка киткәндә, мин әни карынында калганмын. Ул колхоз эшендә көнне төнгә ялгап эшләде, вакытыннан алда олыгайган балалар да бөтен хезмәтне башкарды, әллә никадәр гектар кырларны урак белән урды. Әниләребез ятим балаларны какмый-сукмый үстерделәр. Ирсез калган әниләрне  түләүләр белән теңкәләрен корыттылар, заемга яздырып, кәнсәләр йортына ябып, шунда кундыралар иде. Һәр елны язын әниләрне 25 чакрым ераклыктагы Кукмара элеваторына җибәрделәр. Әле дә хәтеремдә: аннан ашлык алып кайткан әнием, идәнгә ятып, тәгәрәп елый иде. Чабатасы тузып, язгы пычракта яланаяк кайткан чаклары күп булды аның. Ул иксез-чиксез михнәтләр кичеп, ачлы-туклы яшәде дә, бернинди рәхәт күрмичә, 56 яшендә вафат булды. Вафатына инде 47 ел.
Әтием Хәсәнҗан нинди булгандыр – белмим. Ул 1941 елның декабрендә һәлак булган, ахры. Рота номеры да билгеле түгел, үлем хәбәре дә сакланмаган. Сугыш башы бик зәһәр булган шул: киткәннәрнең күбесе шул вакытта кырылган.

Ятим бала чагым гел искә төшә. Өшегән бәрәңге, алабута ашап үстек, ә әтилеләр ак ипи ашады. Пособие дә алмадык, ә салымнарны тигез түләдек.
Беркөнне Кукмара урамында яшьлек дустымны очраттым. “Син һаман яшь күренәсең, энергияң ташып тора”, - диюемә җавап итеп: “И Салихҗан дус, мин бит балда-майда гына үстем, әти-әни дә тигез яшәделәр”, - диде. Әйе, тормышының төсмерләре дустымда гомер буе саклана. Безнең ишеләрнең йөзендә – ятимлек билгеләре.

Инде без, сугыш чоры балалары, олы яшькә җиттек. Ә бит моңа ышанмаган идек. Башта ачлык, җитмәүчелек бәгырьне телсә, соңрак гаделсезлек йөрәкне яралады. Бөтен хөрмәт сугыштан кайтучыларга булды: аларга фатир да, машина да бирделәр, кеше ышанмаслык пенсия дә билгеләделәр. Бәйрәмнәрдә аларны гына бүләкләделәр. Алсыннар, алар моңа лаек, ләкин шул ук вакытта әтиләрен сугышта югалткан балаларга бернинди игътибар булмады. 

Сугыштан кайтмаган әтиләрен көткән, алар урынына тормыш арбасына җигелеп, урманнан утын кисеп, печән чабып, көнне төнгә ялгап эшләгән, хөкүмәтебез тарафыннан онытылган яшүсмерләрне, хәзер әби-бабайлар булган буынны искә алучы да юк. 9 Май бәйрәме сугыш ветераны дип саналган кешеләрне генә мактау, бүләкләү, табыннар оештырып хөрмәтләүгә әйләнеп калды. Ә үлеп калганнарга – бер минут тынлык.
Берничә ел элек Владимир Путин: “Сугыш чоры балалары, тылда эшләгәннәр дә безнең истә”, - дигән иде. Дәүләт тарафыннан безгә нинди дә булса ташламалар булыр, дигән теләктә калам.

Укып белүемчә, кайбер өлкәләрдә сугыш ятимнәренә игътибар зур. Бөек Җиңү көнендә аларны бәйрәмгә чакыралар, күчтәнәчләр бирәләр, хәтта пенсияләренә өстәмә түлиләр.

Салихҗан абый зарланып та күрсәткән инде, диярсез. Аллага шөкер, тамак тук, өс бөтен анысы. Бер михнәтнең бер рәхәте дигәндәй, олыгайган көннәребездә булса да, безгә дә рәхәт заман килде. Хәзерге матур тормыштан китәсе дә килми. Яшәсәк иде әле. Ә китәргә вакыт җиткәч, Аллаһы Тәгалә безне, сугыш ятимнәрен, җәннәткә кертер инде. Күңел шуңа өметләнә.

Газетага истәлекләрне уртаклашып язу да безнең өчен зур юаныч бүген.

Салихҗан ӘГЪЛӘМҖАНОВ,
Чишмәбаш-Кукмара

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk