Сугыш урлаган балачак
Без Кәркәүч авылыннан тыл ветераннары Фәния һәм Тимерхан Фатыйховларда кунакта.
68 ел бергә иңне-иңгә куеп гомер итүче үрнәк, матур гаиләнең үзара мөнәсәбәтләрен күрү, бер-берсенә юл куеп, әкрен генә тормыш йомгагын сүткәннәрен тыңлап утыру гына да күңелгә сары май булып ята. Ә гомер елгасы бормалы бит, төрле вакыт булган: ачлык-ялангачлык, ятимлек, тик әлеге авырлыклар аларның күңел көрлеген сындыра алмаган.
Өлкәннәрнең икесе дә - Кәркәүч авылында туып-үскән сугыш чоры балалары. Аларга хәзерге заман сабыйлары кебек иркәләнеп үсәргә мөмкинлек булмаган, башка яшьтәшләре белән бергә бик иртә тормыш йөген тарта башлаганнар. Язын колхоз басуыннан өшегән бәрәңге эзләгән, җәен болыннардан ат һәм куян кузгалагы, акбаш, кәҗә сакалы, кычыткан җыйган вакытларын әле дә моңсуланып искә алалар. “Без ул тормышны начар дип уйламадык, шулай тиеш кебек кабул иттек, чөнки һәрвакыт илебез чәчәк аткан, алга киткән ил дип өйрәттеләр. Шуңа күрә башка җирдә начаррак яшиләрдер, дип уйлый идек. Күңелне төшермәдек, кичләрен уенлыкларда очраштык, җырладык, биедек, бәхетле идек. Әле дә сагындыра ул чаклар”, - ди өлкәннәр. Туган якларын калдырып читкә чыгып китү турында уйлап та карамаганнар, дөресен генә әйткәндә, моның өчен мөмкинлекләре дә булмаган, чөнки мәктәпне тәмамлаганнан соң, яшьләрне авылда калдыру өчен паспортларын кулга бирмәгәннәр.
- Ул вакытта авыл зур иде, без ике сыйныфта егерме бишәр бала белем алдык. Өс-баш, тамак ныклыгы бөтенебезнең бертөрле иде, шуңа күрәме бик тату булдык. Җиденче сыйныфны тәмамладык та колхозга эшкә килдек, ә аңа кадәр дүрттә укыганда ук җәй көннәрендә өлкәннәргә булыша идек, читтә калмадык. Ферма гөрләп торды, терлекләр күп, эш бар иде, - дип, хатирәләрен барлый ветераннар.
Фәния апа бик яшьли ятим калган, абыйсы белән җиңгәсе карамагында үскән. Кул арасына керә башлау белән колхозга эшкә чыккан.
- Әтием юк иде, әнием 42 яшендә үк үлеп китте. Рәхәт үстем дип әйтә алмыйм, кимсенүләр дә булгандыр, - диде Фәния апа, балалык елларын искә алып. - Иртән чыгып киттек, кич кайттык. Кайсы басу икәнен дә белмәдек, урак урдык, көлтә көлтәләдек, чалгысын, көрәк-сәнәген дә тоттык. Нинди эш кушсалар, белмим, булмый дип әйтмәдек. Мин урак урырга бик оста идем, бил бөгеп, егерме бишәр сутый җир узган чаклар булды. Басуга җәяүләп бардык, техника түгел, авылда велосипед та юк иде.
Олыгая төшкәч, кыз фермага эшкә керә, бозаулар карый. Ул вакытта хезмәт көнен калдырырга ярамый торган була. Бервакыт аны, утыз көне тулмаган өчен, Тәкәнешкә судка алып баралар.
- Без дүрт кыз идек, Тәкәнешкә кадәр 25 чакрым араны җәяүләп атладык, шулай ук кайттык. Ә колхоз рәисе яныбыздан ат белән барды, безне утыртмады. Шундый каты йөрәкле кешеләр дә булыр икән, - диде Фәния апа, авыр сулап.
- Каршы килә торган вакытлар түгел бит, “военное время” дип кенә әйттеләр, - дип сүзгә кушыла Тимерхан абый. – Бөтен эш кул көче белән башкарылды. Эшләгән өчен бер хезмәт көне язарлар иде дә берәр килограмм арпа, арыш бирерләр иде, бодае бик эләкмәде.
- Сугыштан соң колхозга утын ягып йөри торган беренче трактор кайтты. Шайтан күргән шикелле аны карарга бөтен авыл җыелды. Кем йөртә икән моны, бик башлы, акыллы кешедер инде дип, бар халык шаккатты.
Тимерхан абый үзе дә мәктәптә бик әйбәт укыган, тик алга таба укуын дәвам итәргә мөмкинлеге генә булмаган. Колхозда төзелешләрдә эшләгәндә дә фоторәсеме Мактау такталарыннан төшмәгән.
- Авылда Миңнур апа бригадир иде. Миңа сыер җигеп эшкә чыгарга кушты. Әти сугышка киткәнче, ат җигәргә, тугарырга өйрәнеп калдым. Тик менә камытны кысарга гына көч җитми иде. Аны йә өлкән ат караучы, йә бригадир җайлап, рәтләп бирде. Шуннан соң кайда кушалар, шунда эшлибез: тирес тә түктек, азык та ташыдык, ә үсә төшкәч, сукачылар артыннан пар ат белән тырмага чыктык, урман кисәргә дә йөрдек. Чабаталар бер атнага чыдагандыр, сатып алырга акчаң булса, яңасын аласың йә яланаяк йөрергә туры килә, - дип сөйләде ветеран.
Тимерхан абый әтисе сугышка киткәндә кечкенә булган, ә кайтканын яхшы хәтерли. 1946 елның август айлары була ул.
- Әти егәрле, таза гәүдәле, көрәшче иде. Тик менә сугыштан бик таушалып кайтты. Ул сәламәтлеге буенча сугышка кермәгән, бик теләсә дә җибәрмәгәннәр, ачлы-туклы заводта хезмәт куярга туры килгән, - диде ветеран. – Безнең яндагы багана башыннан радио сөйли иде, аны тыңларга бөтен авыл җыелганы хәтердә, сугыш турындагы яңалыкларны шуннан белеп тордык. Ә сугыш беткәч, демонстрация булды, быргылар уйнаттылар, барабаннар кактылар.
Фатыйховлар гаиләсенең кавышу тарихы да гади, беркатлы, ничектер самими. Өйләнергә исәбем дә юк иде әле, дип елмая Тимерхан абый. Әтисе сугыштан кайткач, йә өйләнәсең, йә сыерны үзең савасың, дигән шарт куя егеткә. Чөнки әниләренең күзләре бөтенләй күрми торган була, ә йорт-кура тирәсендә хатын-кыз эше җитәрлек.
- Минем фермада эшләгән чак иде. Ул көнне уенлыкка да чыкмадым. Иптәш кызлар килеп, фермага кунарга барырга чакырдылар. Ул вакытларда шулай фермада төнгә дә кала идек. Эш киемнәремне киеп, кесәмә ипи тыгып чыгып киттем. Капка төбендә Тимерхан белән иптәше басып тора. Болар да фермага төшәләрдер инде, дип уйлап куйдым. Шуннан соң гына иптәш кыз серне ачты. Нишләп Тимерханга кияүгә барыйм, башка кызлар беткәнмени аңа, дип карыштым. Мин кешедән киммени, диде Тимерхан. Өйләрендә әти-әниләре чәйләр куеп каршы алдылар, - диде Фәния апа, яшьлек елларын искә алып. - Дүрт малай, бер кыз тәрбияләп үстердек. Бала тапкач, кырык көн дә ял итмичә, уракка төштек. Әни сукыр булса да, балаларны үстерешергә ярдәм итте, шулхәтле йомшак телле, акыллы хатын иде, балалар да әбиләрен яраттылар, тыңладылар. Хәзер балалар үзләре әби-бабайлар инде, төрлесе-төрле җиргә таралышып гомер итәләр.
Озак еллар бергә матур гомер кичерүнең сере бик гади: ачуланышырга вакыт булмады, гел эштә булдык, ди өлкәннәр. Бүгенге көндә алар уллары Мөнип белән киленнәре Илзирә гаиләсендә тыныч картлык кичерәләр.
- Аллага шөкер, тормышлар бигрәк рәхәт бит. Кукмарадагы үзгәрешләрне күреп тә шаккатабыз, чәчәк ата шәһәр. Безнең заманда ул бер авыл кебек иде: әзерләүләр конторасы, киез итек комбинаты булгандыр инде... Хәзер без анда барсак адашыр идек, - ди өлкәннәр. – Илләр тыныч булып, матур тормышларда исән-сау яшәргә язсын.
Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев