Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Студент елларына кире кайтып...

25 гыйнварда рәсми рәвештә Бөтенроссия студентлар көненең билгеләп үтелүе дә юкка түгелдер. Шул уңайдан газета укучыларыбыздан студент еллары турында сораштык.

“Пара”ларда йоклап утырган, иртәгә имтихан дигән көнне төн йокламый “бомба” язган, шпаргалканы әзерләп кереп тә аны алырга курыккан, тулай торакта яшәгәндә чират торып ашарга пешергән, күршесенең ашына шаярып тоз өстәп куйган, “Эх, доширак урынына хәзер әнинең тәмле бәлеше белән сыйланыр идем мин”, - дип, атна ахырын түземсезләнеп көткән, кечкенә генә стипендиягә дә лотереядә миллион откан кебек сөенгән студент елларын һәркем җылы хисләр белән искә ала. Чөнки яшьлекнең ул чоры мөстәкыйльлеккә, үз ялгышыңны аңларга, ясаган хаталар өчен җавап бирергә өйрәтә. 25 гыйнварда рәсми рәвештә Бөтенроссия студентлар көненең билгеләп үтелүе дә юкка түгелдер. Шул уңайдан газета укучыларыбыздан студент еллары турында сораштык.

Ленар ГАБДЕРАХМАНОВ, 34 яшь, Чишмәбаш:

- Үзем Казанда туып, урта мәктәпне шунда тәмамласам да, шәһәрдә үсмәдем. 25 майда укудан туры авылга кайта һәм августның соңгы көнендә теләмичә генә китә идем. Шуңа Казанда белем алу турында уйламадым да. Авылымнан ерак булмаган Янил аграр көллиятенең техник-механик бүлегенә кердем. Яратып укыдым, фәнни-гамәли конференцияләрдә, рус теле һәм әдәбияты фәннәреннән олимпиадаларда катнаша идем. Укытучылар, мастерлар турында бары тик яхшы фикердә генә калдым. Аларның барысына рәхмәтлемен. Безне егет кеше өчен иң кирәкле һөнәрләргә өйрәтә алдылар, чын белгеч ясадылар. Студент еллары үзенчә матур була торгандыр инде ул: яшь вакыт, юләр вакыт. Тормышны әле бик җиңел кабул итәсең. Күбебез әти-әни җилкәсендә. Шулай да иптәшләр белән бераз акча эшләп алгалый идек. Җәй көннәрендә көтүгә, колхозда чәчүгә чыгу – үзе бер истәлек. Ә менә укырга йөрү генә күңелдә төрле хисләр калдырды. Зур Сәрдек белән Олыяз арасындагы юлларда күргән җәфаларны язарга сүзләр җитмәс. Баштанаяк пычракка батып, Янилгә мотоцикл белән барып җитәсең. Туганнарга кереп, ак күлмәк киясең, галстук тагасың да укырга йөгерәсең. Соңга калырга ярамый, дисциплина көчле! Тулай торак бирелсә дә, яшьлек бит, каласы килмәде, көн саен өйгә кайттым. 

Дамира РӘХИМҖАНОВА, 65 яшь, Купка:

- 1974 елда Зур Сәрдек урта мәктәбен тәмамлагач, Казан медицина училищесының фельдшерлар әзерләү бүлегенә кердем. Ул чордагы студентларның язмышы бертөрлерәк иде: документ тапшырырга әти-әнигә түгел, инде студент булган дусларга иярәсе. Мине сыйныфташым Мансур (ул 8 сыйныфтан соң киткән иде) алып барды. Сазтамакка кадәр велосипед белән, аннан “Катык поезды”на утырып киттек. Минем генә студент еллары дип сөйләсәм ялгыш булыр. 8 сыйныфны гел бишле билгеләренә бетергән сеңлем Мөнирә дә ике атна алдан медучилищега укырга кереп кайтты. Казанга җыенып чыгып китүебез әле дә күз алдымда. 31 август көнне юлда очраган йөк машинасына төялдек тә Кукмара вокзалына юл тоттык. Поездда кеше күп, беребез, тиз генә алдан кереп, ачык тәрәзәдән әйберләрне алды. Сеңлесен озатырга килгән авылдашыбыз, икенчебезне күтәреп, тәрәзәдән кертте. Мөнирә белән икебез дә бик тырышып белем алдык, айга 30 сум стипендия бирделәр. Башта фатирда тордык, ярты елдан соң тулай торакка ике бүлмәгә урнаштырдылар. Укудан кайсыбыз алдан кайта, шул ашарга пешереп көтеп торды. Тамак ялгагач, каршыбызга китап куеп, шәл бәйләвен тотып утыра идек. Без атнага бер шәл бәйләргә өлгердек. Чөнки әниебез сигез бала белән тол калды. Ә атна ахырында авылга әнигә булышырга кайттык. Юлда йөргәндә беркайчан да машина очрар әле, дип тормадык. Сазтамак белән ике араны җәяү үтә идек. Хәзерге студентларга безнең замандагы кебек авыр түгел, машина белән илтеп куялар, каршы алалар. Бүгенге яшьләр ничектер үз эченә йомылган. Безнең чорда клуб мөдире кайтканыбызны ишетсә, тиз генә җыеп алып, бәйрәм саен концерт куя идек.

Фәридә САМАТОВА, 46 яшь, Кукмара:

- 90нчы еллар ахырында татар филологиясенә укырга керергә Казанга бер икеләнүсез килдем. Чөнки китап укырга ярата идем. Мәктәп китапханәсендә мин укымаган әдәби әсәр калмагандыр, мөгаен. Үзем шигырьләр, әкиятләр, хикәяләр язсам да, матбугатка чыгармадым. Аннары кечкенәдән укытучы булырга хыялландым. Курчакларымны тезеп утыртып, аларны “укыта” идем. Читтән торып белем алгач, мине студент дип атап буламы икән? Тулай торакта да тормадым, сессия вакытында туганнарымда яшәдем. Сессия елына ике мәртәбә иде. Укуны эш белән рәттән алып бардым. Өйдән әллә кая чыгып китмәгән кешегә Казанда укып кайту үзе бер дөнья күрү иде. Кемдер – сессиягә азык-төлек, мин китаплар тутырып йөрдем. Элеккеге заманда бөтен нәрсә гади, ничектер күнеллерәк иде. Студентлар арасында бер-береңне кимсетү дигән нәрсә булмады. Хәзер китап уку юк дәрәҗәсендә бит, бик кызганыч. Шуңа күрә укучыларда әдәби сөйләм саекты.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев