Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Сөт сату күләме буенча алдынгылар исемлегендә Татарстан да бар

9 мартка булган мәгълүматлар буенча, республикада бер сыер тәүлегенә уртача 17,4 килограмм сөт бирә.

1 мартка булган мәгълүматлар буенча, Татарстан сөт сату күләме буенча алдынгылар исемлегенә кергән, дип яза «Татар-информ».

«Иң зур күләмдә сөтне Татарстан, Краснодар крае, Воронеж, Киров, Свердловск, Ленинград, Белгород, Новосибирск, Мәскәү өлкәсе, Удмуртия саткан», — дип хәбәр итә Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте.

Министрлык хәбәр иткәнчә, авыл хуҗалыгы предприятиеләре бер тәүлектә 3687,6 тонна сөт саткан. Бу 2020 елның шул чоры белән чагыштырганда 4 процентка күбрәк.

 9 мартка булган мәгълүматлар буенча, Татарстанда бер сыер тәүлегенә уратча 17,4 килограмм сөт бирә, бу узган елга караганда 1 килограммга күбрәк.

Элек хәбәр ителгәнчә, 2020 елда Татарстан предприятиеләре 738 мең долларга Венгриядән сыерлар кайтарткан.

фото:  «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk