Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Сәрдекбаш мәдәният йортында куелган спектакль турында фикерләре

Авыл яшьләре һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә шушы спектакльне сәхнәгә куясыларын ишеткәч, бигрәк тә көтүче ролен авыл җирлеге башлыгы Илгиз Нәбиев уйнаячагын белгәч, мин генә түгел, башкалар да зур кызыксыну белән көткәндер.

Театр елы буларак  районда авыл җирлекләре арасында конкурс игълан ителде. Мин бернинди белгеч тә, әдәби тәнкыйть остасы да түгел. Авыл үзешчәннәренең чыгышын яратып караучы гади тамашачы күзлегеннән Сәрдекбаш мәдәният йортында куелган спектакль турында үземнең эчкерсез хисләремне  белдерәсем килә.

Сәрдекбаш урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы, 2004 елдан бирле “Сәхнә” драма түгәрәген җитәкләүче, бер сүз белән әйткәндә күпкырлы һәм кызыклы шәхес Ильяс Галиев тарафыннан сәхнәгә куелган спектакльләр ел саен диярлек югары бәяләнеп килде. Ул “Иң яхшы режиссер” исеменә дә күптән лаек булды. Бу юлы  конкурска Юныс Әминовның “Өти балак” комедиясен тәкъдим итте.

1968 елда язылган әлеге әсәр 50 елдан соң да үзенең актуальлеген югалтмый. Спектакль гел мәзәктән генә тормый, лирик өлешләре булуы белән дә кызыклы. Башында рәхәтләнеп көлсәң, ахырдан елап та аласың. Әйе, тормыш сукмагында абынган кешегә туры атлап китәргә беркайчан  да соң түгел шул... Гөлүзә образы аша моңа төшенү авыр булмады.

Авыл яшьләре һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә шушы спектакльне сәхнәгә куясыларын ишеткәч, бигрәк тә көтүче ролен авыл җирлеге башлыгы Илгиз Нәбиев уйнаячагын белгәч, мин генә түгел, башкалар да зур кызыксыну белән көткәндер.

Бу комедияне Кәрим Тинчурин артистлары уйнаганын телевизордан ике тапкыр караганым бар иде, шуңа күрә танылган артистлар белән үзебезнекеләрне  чагыштыру мөмкинлеге туу минем өчен аеруча кызыклы булды. Карап торышка бер катлы көтүче Ситдыйк роле Илгизгә бөтенләй дә туры килмидер шикелле иде. Әмма ул эчкерсез, ихластан ярата белүче Ситдыйк ролен нәкъ аның холкына туры килерлек итеп  уйнады. Киемнәре, сөйләм үзенчәлекләре дә шушы геройныкы иде.

Үзе эшләмичә, иренең  хезмәт хакын аяк тибеп сорап алып, шул акчага киенеп-ясанып, “мин” дип, үз дәрәҗәсен белеп кенә көн күрүче зәһәр хатын Сәкинә роле дә һәрчак елмаеп кына сөйләшүче  китапханә мөдире Эльмирага  барадыр дип һич уйламадым. Бу спектакльдә дөньясын онытып, бернинди  уңайсызланусыз, рәхәтләнеп бирелеп уйнаучы ул булды дисәм, тамашачы да минем белән килешер, дип уйлыйм. Эльмира коеп куйган артист икән.

Илшат Закиров башкаруындагы Сәкинәнең хәләл җефете Миндар образы әллә ни күзгә ташланырлык роль димәс идем. Кыюсыз, тормыш итәргә яраклашмаган бу мескен зат  тамашачыда  күпмедер дәрәҗәдә кызгану хисе дә уятты. Хатынының җәбер-золымыннан тәмам туйган Миндар әсәрнең ахырында үзенең чын ир-ат булуын раслады. Шушы геройны ачып бирә алган яшь егет Илшатка афәрин!

“Өти балак” комедиясенең төп герое булган Гөлүзәне Каенлык авылының  клуб мөдире Лилия Мусина уйнады.

- Төп рольне башкару сиңа авыр булмадымы? – дип кызыксындым аннан.

- Әлеге рольне уйныйсымны белгәч курыктым, билгеле. Беренче репетиция  вакытында бөтенләй коелып төштем. Режиссерыбыз Ильясның: “Булдырасың, уйныйсың, ваемсыз Гөлүзәне үзең кебек бер эштән дә курыкмый торган чын Лилиягә әйләндерәсең әле син”, - дигән сүзләре җилкендереп җибәрдеме, икенче тапкыр  репетициягә килгәндә мин инде сүзләремне ятлап бетергән идем. Өч айга якын  тилмерде ул  безнең белән. Өйрәтә-өйрәтә үзе дә бөтенебезнең сүзләрен ятлап бетерде. Ахырдан: “Кыйнамадың гына инде”, - дип, үзенә дә әйттем әле. Соңыннан мин  бу тыңлаусыз Гөлүзәне шулкадәр ярата башладым, хәтта көндәлек тормышта да аның кирелеген, “булса ни, китсә ни” дигән сүзләрен куллана башладым. Ильяс әйткәннең киресе - чын Лилиядән ваемсыз Гөлүзәгә әздән генә әйләнми язып калдым, - диде ул, көлеп.

Беренче күренештә сыер савучы булып эшләүче кыю, шул ук вакытта үзенең тышкы кыяфәтенә әллә ни исе китмәгән сәрсәнрәк Гөлүзә ахыргы пәрдәдә тыйнак, эш сөючән, ихлас хисле, самими кызга әйләнә. Ә колхозга зоотехник булып эшкә килгән яшь егет Мәрван 17 яшьлек кызның (Лилиягә 34 яшь! Өч бала анасы) тормышын бөтенләе белән үзгәртә. Мәрван ролен 19 яшьлек Рәмис Гарипов башкарды. Бу ике геройны уйнаучыларның яшь аралары шактый булса да, алар үз образларын төгәл һәм эзлекле итеп башкаруга ирештеләр.

Гөлүзәнең әнисе булып уйнаган Гөлфания Газинаның чыгышын да тамашачылар ошатты.

Үз-үзен яратучы, кызу канлы, әмма эшенә үтә дә җитди караучы мөдир Нури образын Ильяс Галиев үзе уйнады. Вакчыл булса да, тормышта көч түгеп, акча табарга тырышучы Нуриның мәхәббәт өлкәсендә генә түгел, һәр эштә үз исәп-хисабы бар. Ниндидер бер карар кабул иткәнче, ул аны төрле яклап уйлый, тикшерә. Акча өчен җанын сатарга әзер бу адәмнең яшьлек мәхәббәте Мәрьям ролен Яңа Сәрдек авылының клуб мөдире Чулпан Галиева башкарды. Авыру әтисен тәрбияләүче, үтә дә сабыр Мәрьям - фермада  алдынгы сыер савучы. Нурины армиягә озата, көтеп ала. Әмма көнчелеге, хөсетлеге, саранлыгы хәттин ашкан бу егетне кыз үзенең гомерлек яры итеп кабул итә алмый. Аек акыллы, ихлас хисле көтүче Ситдыйкны сайлый. Чулпанның тормыштагы сабырлыгы да бу образны тулысынча гәүдәләндерергә бик зур ярдәм булгандыр.

Спектакль ахырында, көчле Нури  ролен башка кеше уйнаса, ничегрәк  башкарыр иде икән, дип уйлап куйдым. Юк, Ильяс шикелле чын, табигый итеп уйный алмас иде.

Сәхнәнең Тырыш авылы клубы мөдире Ринат Шәрәфетдинов тарафыннан эшләнгән аңлаешлы, төгәл бизәлеше спектакльне тагы да тулыландырды. Анда дизайнерлык сәләте барлыгын белсәк тә, шул дәрәҗәдәдер дип уйламый идек.

Булдырдыгыз! Барыгызның да рольләре үзегезгә атап язылган диярсең. Алга таба да сездән шундый  матур эчтәлекле, кызыклы  спектакльләр көтеп калабыз. Бәлки әле шушы коллективның халык театры исеменә лаек булуын да ишетергә язгандыр.

Фәридә ХИСАМОВА

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев