Сәрдәүч авылы халкы: Безгә юл, газ, су һәм интернет кирәк
Лубян якларын әйләнеп кайттык әле. Әлеге җирлектә Удмуртия Республикасы чигендә урнашкан Сәрдәүч дигән бик матур табигатьле бер авыл бар.
Тарихи мәгълүматлардан билгеле булганча, авылга 1930 елда нигез салына, ә торак пункт буларак ул 1960 елның 22 июнендә теркәлә. Иң элек - Тәкәнеш, аннары Саба районнарына кергән авыл 1965 елдан Кукмараныкы булып исәпләнә. XX гасыр башында биредә алпавыт Лебедевларның сумала заводлары эшли. Аның белән бертуган Гыйлаҗевлар идарә итә.
Туган йортым, туган нигезем!
Сәрдәүчтә тору урыны буенча 1938 елда – 203, 1949да – 196, 1958дә – 160, 1970тә – 198, 1979да – 92, 1989да – 70, 2002дә – 60, 2010да – 56, 2017дә 40 кеше теркәлгән булган. Бүгенге көндә биредә 28 өйдә 54 кеше яши.
Бәхет эзләп чит җирләргә таралышкан сәрдәүчлеләр соңгы вакытта әкренләп авылга тартыла башлаган. Җәйге чорда биредә барлык йортларда диярлек кешеләр яши. Без барганда исә, бердәм булып, бер хуҗалык каршына җыелышканнар иде.
Авылга Сәрдәүч исеме бирелүне алар урман буендагы аланда күпләп ак чәчәкле сәрдә үләне үсү белән аңлата. Монда элек урман җитештерү хуҗалыгы булган, сугыштан соң да урман кискәннәр, аны вагоннарга төяп озатканнар. Халыкның күбесе шунда эшләгән.
«Авылда җидееллык мәктәп, балалар бакчасы, поселок советы бинасы, икмәк пешерү цехы, китапханә, алты кибет бар иде. Халык саны өч меңгә җиткән чаклар да булган. Урман хуҗалыгы авылда үз эшен туктатып Пермьгә күчерелгәннән соң, халыкның кайсы-кая таралыша башлый. Хуҗалыклар саны да бармак белән генә санарлык кала. Мин 1971 елда комсомол юлламасы белән Яр Чаллыга КамАЗ заводына эшкә киттем. Алга таба биш ел Таҗикстан якларында да яшәп кайтырга туры килде. Хәзер инде лаеклы ялда, 70не тутырып киләм. Җәй көннәрен Сәрдәүчтә үткәрәм», - ди тумышы белән Сәрдәүчтән булган, әмма үзе Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче Ләлә ханым Гыйниятуллина.
Зәйдән Сәрдәүчкә яшәргә кайткан Рәхмәтуллиннар авылда тормыш итү өчен уңайлыклар булмауга борчыла.
«Тыныч, аулак җир дип, моннан берничә ел элек иремнең төп йортына күчендек. Табигате искиткеч, кешеләре менә дигән: ярдәмчел, кече күңелле, кунакчыл. Шуның өчен дә олыгайган көннәрне биредә уздырырга булдык. Кышын юлларны трактор чистарта, ә менә җәй көне машина белән комны сөзеп барасың. Юлны бераз рәтләсәләр, ничек яхшы булыр иде. Иптәшем эчәргә суны чишмәдән ташый, скважина да казыттык. Урман эчендә яшәп, кыйммәт бәягә утын сатып алуны бөтенләй аңламыйм мин. Газ кертәчәкбез дип әйткәннәр иде бервакыт, һаман күренми. Җәйгә оныклар кайткан иде. Замана баласының монда торасы килми, интернет юк, дип зарланалар. Җитәкчеләр безнең турыда онытмасыннар иде. Авылны ничек тә яшәтәсе килә бит...» - ди Лилия апа.
Юл, газ, су һәм интернет кирәк
Урманга сыенып утыручы Сәрдәүч авылының табигате шулкадәр матур, аннан һич кенә дә аерыласы килми. Тик менә шунысы бар: чебен-черкиләргә түзәр әмәл юк!
«Без ияләндек инде. Бөҗәкләргә дә, урман җәнлекләренә дә исебез китми. Урман якын булгач, бакчаларыбыз киртәсе янында кабан дуңгызлары йөри, төлке балалары ишегалдына кадәр керә, поши, аю да күргәнебез бар. Өйләргә газ керсә, су һәм элемтә челтәре булса, бәлки киләчәккә өмет уяныр иде. Мичкә ягып, күчмә газ баллоны, электр плитәсе ярдәмендә ашарга әзерлибез. Кайбер көннәрдә кәрәзле телефоннан да сөйләшә алмыйбыз. Көчәйтелгән тавыш белән тәрәзә буена элеп куябыз да, шалтыратучы булганда, я үзебезнең кем беләндер элемтәгә чыгасыбыз килсә, шул урында гына сөйләшәбез. Интернет та юк», - ди алар.
Авыл халкы суны чишмәдән ташый. Мөмкинлеге булганнар үзләре скважина бораулаганнар да суны шуннан насос ярдәмендә суыртып алалар.
«Гомер буе утын хәзерлибез һәм ягабыз. Лесхоз бирә үзе, әмма ул очсыз түгел бит. Ярый әле сатып алырга пенсия акчасы бар, дип сөенеп ятабыз. Безнең телефоннар МТС челтәренә тоташкан, ул да өч атна эшләмәде әле. Бөтенләй ике кулсыз калдык. Балалар белән аралашырга, туганнарның хәл-әхвәлен белешергә дә телефон бик кирәк шул. Кибетләрнең гөрләп торган чагы да тарихка гына кереп калды. Атнага бер, шимбә көнне Кукмара районы кулланучылар җәмгыятеннән камыр ризыклары, икмәк-булкалар китерәләр. Аны бит әле атна буена җитәрлек итеп хәстәрләп булмый, искерә. Шуның өчен кем кая бара, һәр кеше заказ бирә дә, исемлек белән алып кайталар. Пенсияне Лубян почтальоны өләшә, ут һәм чүп өчен түләүләрне дә аңа бирәбез. Авырып-сырхаулап китсәк, Сәрдәүчтә һәм Лубянда медбрат булып эшләгән Рәсүл Гатин беренче ярдәм күрсәтә, аңа рәхмәтебез зур», - ди Сәлимә ханым Гафиуллина.
9 май көнне авылда янгын чыгып, кеше яшәми торган хуҗалык кара күмергә әйләнгән. «Янгын сүндерү машинасын озак көтәргә туры килде. Чөнки тиз генә элемтәгә чыгып, фаҗига турында хәбәр итә алмадык. Әгәр авылда элемтә яхшы булса, бәлки йортлары һәм мал-мөлкәтләре сакланыр идее», - дип көрсенә авыл халкы.
Сәрдәүчтән куркалар
Бу күчмә мәгънәдә генә әйтелгән сүзләр булса да, яшьләрнең күбесе авылдан калага китү ягын карый. Ә менә Альбина һәм Раиф Гарифуллиннарны батыр йөрәкле дияр идек. Аларның, бернигә карамый, биредә яшәп яткан көннәре.
«Туган авылны калдырып беркая да китәсебез килми. Башка җирдә төпләнү турында уйлап та карамыйбыз. Биш еллап читкә китеп эшләдем дә кире Сәрдәүчкә кайттым. Иптәшем Альбина белән өч бала үстерәбез. Улыбыз Азат - Нократ Аланында, кызыбыз Казанда белем ала, ә төпчегебез Лубян урта мәктәбенең 8 сыйныфын тәмамлады. Казанга Чаллы юлы аша барасы булгач, студент кызыбызга өйгә сирәк, сагындырып кына кайтырга туры килә. Авылда мәктәп яшендәге алты бала бар. Аларны ватылмаган чагында мәктәптән бирелгән машина йөртә, күбрәк үзебез дә алып барабыз. Ике ара 12 чакрымнан артык. Кыш көннәрендә, язгы-көзге пычракларда исән-сау барып-кайтып җитсәләр ярар иде, дип телисе генә кала. Юкса, машина көйсезләнеп китсә, урман эчендә хәбәргә дә чыгып булмый. Пандемия вакытында укучылар дистанцион укуга күчкәннәр иде бит. Бездә интернет булмагач, балалар, атнага бер мәктәпкә барып, биремнәр алдылар да өйдә генә эшләделәр. Интернетсыз бик читен», - ди Раиф Гарифуллин.
Без барганда, кәрзин үрү цехы эшчәнлеген вакытлыча туктаткан иде.
«Ә менә сез ниләр белән шөгыльләнәсез?» – дим яңа танышларыма.
«Мин кәрзин үрүдә эшләдем, хәзер инде өйдә. Ирем хезмәт һәм мәшгульлек үзәгендә исәптә тора. Авыл халкы башлыча урмандагы сезонлы эшләрдә хезмәт куя. Кая чакыралар, шунда барабыз. Без үзебез җәй дә, кыш та себеркеләр бәйлибез. Яр Чаллы, Түбән Камадан көнаралаш килеп алып китәләр. Әлбәттә, себерке бәйләп сатып, күлдә балык тотып кына яшәп булмый. Шуның өчен күп итеп мал-туар асрыйбыз, умарта тотучылар да шактый. Зарланмыйбыз, безгә тормышны алып бару, гаиләне туендыру өчен җитә. Үзара салым программасыннан да читтә калмыйбыз. Өч ел элек балалар мәйданчыгы ясалды. Бу юлы җыелган акчаларны (һәр кеше саен бер мең сум, – авт.) чишмә һәм күперләрне төзекләндерергә планлаштырабыз», - ди Альбина ханым.
Бал кортлары рәхәттә
Сәрдәүчтә умарта асрау өчен шартлар менә дигән.
«Иптәшем Рәсүл белән инде шактый еллар умарта тотабыз. Кортларны икебез бергә карыйбыз. Алар янында кайнашу үзе бер рәхәт. Без инде – икебез дә пенсионерлар. Хәзер бар тормышыбыз – бакча һәм умарталар. Балалар үз гаиләләре белән яши. Биш оныгыбыз бар. Суны скважинадан алабыз, кер юу машинасын да көйләдек. Ул яктан хәзер җайлы. Спутник телевидениесе булгач, телевизорда да каналлар күп», - ди Мөслимә апа Гатина.
Нократ Аланында яшәүче Фәния һәм Марсель Вәлиуллиннарның да җәйләре Сәрдәүчтә уза.
«Су, газ керсә, телефон да яхшы тотса, бу авылга тиңнәр булмас идее. Безнең биредә умарталарыбыз бар. Бернинди химия, тузан юк. Монда бар да табигый бит. Шуның өчен безнең балны ел саен яратып, бик тиз алып бетерәләр. Быел да бал продукциясеннән мул уңыш алырбыз дип өметләнәбез», - ди алар.
Урман өендә - клуб
Авылда клуб вазыйфасын кордон йорты үти. Анда заказга кәрзин үрәләр, ә бәйрәмнәрдә, төрле чараларда халык күңел ача.
«Бездә төрле милләт халкы яши. Гореф-гадәтләрне, йолаларның һәрберсен үтәргә тырышабыз. Яңа ел, 8 март, 23 февраль аеруча күңелле уза, җыр-биюләрдән беркем дә читтә калмый. 1 майда һәм Пасхада балалар, өйдән-өйгә кереп, кызартылган йомырка, тәм-томнар җыялар, алар белән төрле уеннар оештырабыз. Милли бәйрәм Сабантуйны да ел саен үткәреп килдек. Анда читтә яшәүче авылдашлар, якташлар бик күп кайта иде. Ике ел инде бәйрәмне оештырмыйбыз. Чөнки “таҗ”лы вирустан куркабыз. Әлегә кадәр чир безне урап узды, алга таба да шулай була күрсен. Шуның өчен үзебез дә беркая чыкмыйбыз, читтән кешене дә кертәсебез килми», - ди алар.
Лубян җирлеге башлыгы Гүзәлия ТЕЖИКОВА:
Лубяннан Сәрдәүчкә кадәрге гомуми файдаланудагы юл 12 чакрымны тәшкил итә, һәм ул урман фонды җирләре аша уза. Шунлыктан әлеге юл төзелешен дәүләт программасына яисә грантка кертү өчен җирне рәсмиләштерү мәсьәләсе зур проблема булып тора. Ә инде элемтә, интернет челтәре буенча сораулар “Таттелеком”га җибәрелде. Авыл чишмәсе август, сентябрь айларында өлешчә ремонтланачак. Шулай ук үзара салым акчасына елга аша җәяүлеләр кичү юлын ремонтлау эшләре дә каралган. Су үткәрү мәсьәләсе исә җир категориясенә һәм финанс мөмкинлекләренә бәйле. Газ буенча да шулай ук. Президент Указы нигезендә 2023 елдан 2030 елга кадәр газлаштырылмаган участокларны газлаштыру проектын гамәлгә ашыру күздә тотыла бит – шуңа өмет итеп торабыз.
Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев