Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Социаль пакетмы, акчамы: 1 октябрьгә кадәр сайларга кирәк

Акчаны сайлагансың икән, чир көчәеп китеп, кыйммәтле дарулар кирәк була башласа, алар бушлай бирелмәячәк.

Кайсын сайларга? Социаль хезмәтләр җыелмасына хокукы булган авырулар, көннәр көзгә авышуга, әнә шундый сорау алдында кала. Чөнки 1 октябрьдән соң инде, теләсәң дә, карарны үзгәртеп булмый. Акчаны сайлагансың икән, чир көчәеп китеп, кыйммәтле дарулар кирәк була башласа, аларны бушлай алып булмаячак.

Дару өчен бирелә торган акчаның суммасы бер айга 950 сумны тәшкил итә. Әгәр кеше социаль пакет сайлаган икән, аңа кирәкле барлык дарулар да бирелә. Ташламалардан Бөек Ватан сугышы инвалидлары, анда катнашучылар, яу кырында ятып калганнарның балалары, Ленинград блокадасында, төрле бәрелешләрдә булучылар, радиациядән зыян күрүчеләр һәм барлык төр инвалидлар файдалана ала.

«Даруларның бәясе гел артып тора. Шикәр диабеты, яман шеш, бума ютәлгә каршы препарат бәяләре бигрәк тә югары. Йөрәк-кан тамырлары авыруларын дәвалау да шактый кыйммәткә төшә. Районда диагнозларына карап, бер айга 40-50шәр мең сумлык даруга мохтаҗлар да бар. Әгәр барлык даруларны да үзеңә сатып алырга туры килсә, социаль пакет өчен бирелгән 950 сум гына түгел, айлык пенсия акчасы да җитмәячәк бит. Бүген сәламәтлегең канәгатьләнерлек, чирдән исән-сау котылдым дип артык тынычлану да дөрес булмас - кайберәүләр үзләренең физик халәтен белеп, хроник авыруның мәкерлелеген, аның кисәк аяктан егу мөмкинлеген аңлап бетермәскә мөмкин. Шуңа да бу мәсьәләгә җитдирәк карап, дәвалаучы табиб белән киңәшләшү зарур», - ди табиблар.

Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk