Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре - Югары Өскебаш авылында яшәүче тыл ветераны кунакта

Өйгә йөреп социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсендә бүгенге көндә 64 тыл һәм 1 Бөек Ватан сугышы ветеранына социаль хезмәт күрсәтелә

Бөек җиңү көнен билгеләп үтү кысаларында өйгә йөреп социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре социаль хезмәтләрдән файдаланучылар белән аларга игътибар күрсәтеп очрашулар оештырдылар. Өйгә йөреп социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсендә бүгенге көндә алтмыш дүрт тыл һәм бер Бөек Ватан сугышы ветеранына социаль хезмәт күрсәтелә. 
Шушы көннәрдә бүлекчә хезмәткәрләре Югары Өскебаш авылында яшәүче тыл ветераны Әхмәтова Нахар Каюм кызында кунакта булдылар. Нахар Каюм кызы социаль хезмәтләрдән 2011 елдан файдалана. Нахар апа 1921 елда туган, сугыш башланганда, аңа 20 яшь була, әтисе фронтка киткәндә, алар әнисе белән биш бала калалар. Аңа өлкән кешеләрнең хезмәтен башкарырга туры килә, көн-төн колхозда хезмәт куя. Ул окоп казырга ярдәм итә, ә кичләрен солдатларга оекбашлар һәм бияләйләр бәйли. Нахар апа Җиңү өчен, Ватан өчен үзенең соңгы көчен биреп эшләгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев