Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Сөрем газы куркыныч

Төсе дә, исе дә, тәме дә булмаган сөрем газын тыныч үтерүче белән тиңлиләр. Әйе, ничек куркыныч яңгырамасын — бу шулай.

Республика буенча статистиканы карасаң, сөрем газы белән агуланып, язмышлары аяныч тәмамланганнар шактый. 

Быел гына да республикада куркыныч газ белән 13 кеше агуланган, ике ай эчендә газ белән тәэмин итү объектларында 57 гадәттән тыш очрак теркәлгән, анда 38 кеше зыян күргән, шуларның 13е балалар дип хәбәр итә Татарстан торак инспекциясе матбугат хезмәте. Кукмара шәһәрендә исә сөрем газы белән агулануның соңгы очрагы 2023 елда теркәлгән булган.

Сөрем газы белән агулануның сәбәпләре

Сөрем газы ягулык янган вакытта кислород җитмәү аркасында хасил була. Белгечләр әйтүенчә, аны сулагач, молекулалары сулыш юллары аша кан әйләнеше системасына эләгәләр һәм, канда кислород йөреше тукталып, кеше буыла башлый. Иң сизгер органнар булып баш мие, нерв системасы һәм йөрәк тора. Шуңа күрә агуланган кеше каушап кала, үзе белән нидер дөрес түгеллеген сизә, ләкин ярдәм итә алмый.

Кукмара район эксплуатация-газ хезмәте җитәкчесе Ринат Исрафилов сүзләренә караганда, сөрем газы белән агулануның сәбәпләре төрле булырга мөмкин. Шулар арасында иң киң таралганнары: вентиляция каналында тарту көче булмау, төтен чыгаргычның төзексезлеге һәм һава агымының булмавы, чиста һава кермәү. Беркемгә дә сер түгел, кайвакыт вентиляция тишегеннән ниләр генә чыкмый. Ул кирпеч ватыклары, пәрәвез һәм башка чүп-чар белән дә тулган булырга мөмкин. Кайбер кешеләр вентиляция каналларын кәгазь яисә чүпрәк белән махсус ябып куялар, бу исә катгый тыела. Гомумән, бүгенге көндә күп йортларның тәрәзәләре пластиктан эшләнгән, ишекләре дә герметик. Бу шулай ук табигый һава агымын чикли. 

«Газ плитәсе яки котел эшләгәндә, форточкалар ачык булырга тиеш. Киресенчә, герметик булмаган, корым яки боз белән капланган төтен чыгу юлы да сөрем газы барлыкка килүнең сәбәбе булып тора. Йорт хуҗалары төтен чыгу юлының бөтенлеген һәм герметиклыгын мөстәкыйль тикшерергә, аны вакыт-вакыт чистартырга һәм ремонтларга тиеш. Ә күпфатирлы йортларда төтен чыгу юлын чистарту һәм ремонтлау белән идарәче компания шөгыльләнә», — диде Ринат Марат улы. 

Кайвакыт газ котелының дөрт итеп кабынып эшләп китүеннән генә дә шомлы булып китә. Әйе, ни дисәң дә, газ котелы, колонкалар, газ плитәләре — куркыныч җайланмалар. 

Техник күзәтү үткәрү тәртибе

Шуңа күрә һәрвакыт газ җайланмаларының төзеклеге турында кайгыртырга кирәк. Моның өчен вакытында техник күзәтү үткәрү зарур. Россия Федерациясе законнарына кертелгән үзгәрешләр нигезендә, 2023 елның беренче сентябреннән йорт һәм фатир эчендәге газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтүне бары тик газ бүлүче оешма гына үткәрә ала. Татарстан Республикасында бу — «Газпром трансгаз Казан» оешмасы. Безнең шәһәрдә һәм районда әлеге хезмәтне «Балтасигаз» эксплуатация-җитештерү идарәсенең Кукмара районы эксплуатация-газ хезмәте күрсәтә. 

«Газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү 12 айга кимендә 1 мәртәбә үткәрелә. Моның өчен йорт яки фатир хуҗасы безнең оешма белән килешү төзи. Безнең карамакта 18 меңнән артык фатир һәм шәхси йорт исәпләнә. Хезмәт күрсәтү белән тиешле белем алган, квалификацияле хезмәткәрләр шөгыльләнә. Ел саен аларны техник күзәтүне уздыруның куркынычсыз ысулларына өйрәтү һәм белемнәрен тикшерү үткәрелә. Эшкә яңа урнашучылар мөстәкыйль эшли башлар алдыннан зур тәҗрибәсе булган квалификацияле хезмәткәрләр кул астында стажировка узалар. Шундый эшчеләрнең берсе — Фәнис Гобәйдуллин. Ул — үз эшенең остасы», — дип сөйләде Ринат Исрафилов. 

Техник күзәтү үткәрүче газ җайланмаларының төзеклеген карый, әгәр кимчелекләре бар икән, аларны төзәтә. Һәр слесарьның үзе эшли торган, беркетелгән участогы бар. Берничә ел бер урында эшләү дәверендә алар — абонентларны, ә йорт хуҗалары "газовик«ларны танып белә башлый. Әмма техник хезмәт күрсәтүнең кирәклеген һәм мөһимлеген аңламаучы райондашларыбыз да бар икән. Бигрәк тә күпфатирлы йортларга кереп булмый, ди газ хезмәткәрләре. Әмма шундый бер җавапсыз кешенең ялгышлыгы һәм хатасы бөтен йортның иминлегенә куркыныч тудыра.

«Техник хезмәт күрсәтүчене йортка яки фатирга кертмәүчеләр турында мәгълүмат Торак инспекциясенә тапшырыла. Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексының 9.23нче маддәсе нигезендә, техник хезмәт күрсәтүне үткәрүгә кертүдән баш тарткан өчен 5000 сумнан 10000 сумга кадәр административ штраф каралган», — диде район эксплуатация-газ хезмәте начальнигы. 

Газ җайланмаларын эксплуатацияләү 

Бер әйбер дә мәңгелек булмаган кебек газ җиһазлары да ватылмыйча тормый. Һәр приборның һәм җиһазның үз хезмәт итү вакыты бар. Ул кулланучы белешмәсендә күрсәтелә, даими рәвештә техник күзәтү үткәреп торганда әлеге җиһазларның уртача хезмәт итү вакыты 10 елны тәшкил итә, ди белгечләр. Хезмәт срогы беткәч, техник диагностика ясарга яки приборны яңасына алыштырырга кирәк. 

«Без приборларны шунда ук яңаларына алыштырырга киңәш итәбез. Бу гадәттән тыш хәлләрне кисәтү дә булып тора. Чөнки шундый очраклар булды: салкыннар вакытында котеллар, көчле йөкләнешкә түзә алмыйча, суын агыза башлады һәм ашыгыч рәвештә алмаштырырга туры килде. Ә газ приборларын үз белдегең белән алыштыру рөхсәт ителми. Моның өчен район эксплуатация-газ хезмәте вәкилен чакырырга кирәк», — дип аңлатты Ринат Исрафилов. 

Газ җиһазларын урнаштыруның үз таләпләре бар. Монтаж проект һәм норматив документлар нигезендә башкарыла. Бинада 3 тапкыр һава алмашын тәэмин итә торган вентиляция каналы, тәрәзә һәм форточка булу газны куркынычсыз эксплуатацияләүнең төп шартлары булып тора. Бүлмәнең зурлыгы җиһазларның санына, төренә туры килергә һәм әлеге бүлмәдә диварлар, идән янмый торган материаллардан эшләнгән булырга тиеш. Кибетләрдән бары тик сертификацияләнгән һәм табигый газ белән эшләү өчен билгеләнгән җайланмалар алырга кирәк. Алар алмаштырылганнан соң, мәгълүматлар газ хезмәте базасына кертелә.

фото район экплуатация-газ хезмәтеннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев