Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Сораштыру: Кукмаралылар сайлауда катнашалармы?

Көзнең беренче ае күпләрнең хәтеренә мөһим сәяси вакыйга - Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлау белән кереп калачак. Ә сез тавыш бирүдә катнашачаксызмы? Депутатлардан ниләр көтәсез? Кукмаралылар белән шул турыда фикер алыштык.  

 

Рузалия ХӨСӘЕНОВА, Вахит авылы:
- Сайлауларда катнашу – ил каршындагы бурыч ул. Шуның өчен бу юлы да бик теләп сайлау участогына барырга һәм үз тавышымны бирергә җыенам. Бүгенге көнгә кадәр, халыкның яшәешен уңай якка үзгәртү өчен, җирлегебездә бик күп эшләнде. Шөкер, шәһәрлеләрдән ким яшәмибез. Тудырылган мөмкинлекләр өчен җитәкчеләргә рәхмәтем зур. Без сайлаячак депутат та республиканың бөтенлеге өчен янып-көеп йөрсен, ышанычлы кеше булсын, халыкның үтенечләренә битарафлык күрсәтмәсен иде.  

Роза АНДРЕЕВА, Үрәсбаш авылы:
- Беренче тапкыр сайлауга унберенче сыйныфта укыганда бардым.  Анда безгә истәлек бүләге дип каләм һәм блокнот тапшырганнар иде. Шуннан соң сайлаулардан бер дә калганым юк. Казаннан махсус кайтып, иртәнге якта ук гаиләбез белән участокка килеп, тиешле кандидатка тавыш бирәбез. Быел да барачакмын. Үз фикереңне белдерергә кирәк бит!
Мин киләчәктә яшьләр өчен торак һәм хезмәт белән бәйле булган программаларның күбрәк эшләнүен телим. Депутатларның биргән вәгъдәләре тормышка ашырылсын, сүздә генә калмасын иде.  

Артур ЗӘКИЕВ, Кукмара:
- Сайлау ул – конституция тарафыннан гражданнарга бирелгән хокук. Нигә дип аннан файдаланмаска? Беренче тапкыр сайлауга барган көн дә бүгенгедәй күз алдымда. 18 яшь тулгач, башны югары тотып, сайлау участогына юл тоттым. Ул вакытларда исемлектә бер генә кандидат булса да, аның исем-фамилиясе каршындагы шакмакка тамга куеп кайту үзе бер горурлык иде. Шулай ук армиядә хезмәт иткәндә дә сайлауларны калдырмадым. Без кечкенә вакытта итек фабрикасы клубында көне буе бушлай кино күрсәтәләр, концертлар да була иде. Хәзер дә сайлау участокларында бәйрәм мохите кичкә кадәр дәвам итә. 
Быелның 8 сентябрендә булачак сайлауга да, һичшиксез, барачакмын. Киләчәккә якты өметләр баглыйм. Халыкның тормыш-көнкүрешен яхшырту өчен, программалар тагын да күбрәк булсын иде. 

Фәлисә КОРБАНГАЛИЕВА, Зур Сәрдек:
- Сайлауларның әһәмиятле вакыйга булуын бик яхшы аңлыйм. Шуның өчен тиешле кандидатка үз тавышымны, әлбәттә, бирәчәкмен. 
Мин мәктәпне тәмамлаганнан бирле авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәт куям. Бүгенге көндә “Восток Агро” җәмгыятендә сыерлар савам. Бездә беркем дә көн узсынга йөрми. Аллага шөкер, дип сөенеп эшкә барабыз, куанып кайтабыз, хезмәт хаклары да вакытында түләнә. Хуҗалыгыбыз алга таба да шул юл белән барсын иде. Барыбызның да балалары үсә, аларның киләчәге борчылдыра. Депутатлар республика, район, авыллар тормышына битараф булмасыннар, яшь буын турында да онытмасыннар, авыл хуҗалыгы өлкәсен үстерсеннәр, хезмәтчәннәренең эшен күреп, тиешенчә бәяләү өчен мөмкинлекләр тудырсыннар иде.

Айнур МӨХӘММӘТШИН, Кукмара:
- Әлбәттә, катнашам. Безнең тавыш ярдәмендә лаеклы депутатлар сайлану киләчәк тормышыбызны тагын да яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк. Мин бу турыда гаиләмә, дусларга һәм туганнарга да әйтәм. Сайлауга һәрчак хатыным һәм балалар белән барабыз. Сайлау участогы 4нче урта мәктәп бинасында урнашкан булгач, кайчандыр үзем укыган белем йортына килү икеләтә куаныч бирә. Балалар исә тәмле камыр ризыклары, кайнар чәй белән сыйланалар. Иртәнге якта ук мәктәптән дәртле музыка тавышы ишетелә. Сайлауга бару үзеннән-үзе зур бер бәйрәмгә әйләнә дә куя. 
Бүгенге көндә тормышыбыз бик яхшы. Алга таба мөмкинлекләр тагын да үссен өчен, Ватанны яклый алырлык, халык мәнфәгатьләрен кайгыртучы акыллы, көчле депутат җиңү яулар дип ышанам. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk