Соңга калу - начар гадәтме: райондашларыбыз шул турыда фикер алышты
Сораштыру.
Кайбер илләрдә очрашуга соңга калу гадәти күренеш икән. Мәсәлән, Канадада кеше билгеләнгән вакыттан алданрак килсә, бу начар гадәт буларак кабул ителә. Кытайда 10 минутка тоткарлансаң да була, Япониядә исә 1 минут көттерү дә кешене рәнҗетергә мөмкин. Көньяк Кореяда гражданнар бик пунктуаль, алар соңаруны әдәпсезлек билгесе дип саный. Шул уңайдан бер илдә 5 сентябрьдә соңга калу көне билгеләп үтелә. Бу көнне эшкә вакытында бармасаң, җитәкченең хезмәткәренә дәгъва белдерергә хокукы юк. Райондашларыбыз, ә менә сез соңга калырга яратасызмы? Вакыт чикләреннән чыгып, очрашуга ашыкмыйча килгән кешегә карашыгыз нинди? Сораштыруыбыз шул хакта.
Динара САФИНА, Кукмара:
— Үзем дә тоткарланмыйм һәм соңга калган кешене көтә дә алмыйм. Мин хәтта бер минутка соңарсам да, шунда ук шалтыратып кисәтәм. Вакыт — иң кыйммәтле ресурс. Шуңа да үз вакытыңның, бигрәк тә башкаларныкының кадерен белергә кирәк. Бәлки сине көткән кеше бу мизгелдә ниндидер мөһим эшләр башкарырга өлгергән булыр иде, ә ул шул минутларны файдасызга үткәрә. Шулай ук кемнедер көткәндә яки көттергәндә нерв системасы да зыян күрә бит әле. Кайчак үз көнеңне алдан планлаштырасың да, әмма берәрсе аркасында графиктан чыгып, икенче берәүләрне уңайсыз хәлдә калдырасың.
Таһир ИСМӘГЫЙЛЕВ, Ташлы Елга:
— Соңга калырга ярату таркаулыктан дип әйтмәс идем, вакытыннан алданрак җитешү белән рәттән тора ул, сәбәбе һаман шул: билгеле бер киртәгә сыя белмәү. Кемнедер кушкан вакытка җитешергә тырышу чыгырдан чыгара, шуның өчен үземчәрәк җаен табу ягында.
Элеккеге күршем (немец) төгәллек фанаты иде, хәрби частька тревога буенча гел беренче булып килде. Ә аннары хатыны урамда: «Кичтән шинелен киеп, янына „тревога“ чемоданын куеп йоклый ул», — дип көлеп сөйли иде. Мине балачактан ук «әкрен бабай», диделәр. Чәй эчеп, юынып, кырынып, мин дә вакытына җитешә идем анда. Автомат рәвешендә башкарыла торган эш булганда ияләшәсең ул, иртән көтүгә мал чыгару, кичен каршы алу кебек. Анда җитешмәсәң, үзеңә чабарга туры килә, алданрак әзер торырга кирәк.
Еш кына соңарырга яратсам да, барыбер гел алданрак йөрергә тырышам. Туксанынчы елларның ноябрь ае иде. Авылдагы нигезне яңартканда Кукмарага агач сорарга килдем. Сәркатип февральгә генә чиратка язды. Хуҗа кайсы вакытта эшкә килә дип белештем дә икенче көнне сәгать биштә үк барып бастым. Ул сәгать алтыда машинасыннан чыгуга, каршында сорау кәгазен күрсәттем, шунда ук кул куйды. Үҗәтлегем, төгәллегем булмаса, февраль җиткәнне көтәр идек әле.
Ринат Ф., Кукмара-Казан:
— Эшкә соңга калгалаган кеше үзенең исемен әйтергә теләми инде ул. Бу начар гадәт бит. Аның белән бер дә мактанып булмый. Каядыр барганда соңарып килсәм, җитәкче кеше соңга калмый, бераз тоткарлана гына дип шаярып көлдертәм инде мин. Зур шәһәрдә яшәгәнлектән, кайвакыт вакытны көйләп бетерүе авыр. Монда юлдагы бетмәс бөке, аварияләр дә үз йогынтысын ясый, билгеле. Минем көндәлек графигым катгый режимга буйсынган. Еш кына бөтен тормышым ашыгып үтә, һәм артка борылып карыйм да ашыкмаска кирәк икән, дигән нәтиҗә ясыйм.
Гөлназ ХӘЛИУЛЛИНА, Камышлы:
— Бервакытта да соңга калмыйм. Мин бик иртә, сәгать 5 тулганчы ук йокыдан торам. Чөнки көн саен эшкә Кукмарага йөрим. Үзем тоткарланмагач, соңга калучыны да яратмыйм. Билгеләнгән бер сәгатькә берәр җирдә көтсәләр, алдан әзерләнәм, җитешергә тырышам. Мәсәлән, кеше сине санлап кунакка чакырган икән, кунак булсаң — тыйнак бул, дигәндәй, вакытында килеп, вакытында кайтып та китә белергә тиеш дип уйлыйм. Балаларымны да соңга калмаска өйрәтәм. Аларны Березняк мәктәбенә автобус йөртә. Автобус сезне көтәргә тиеш түгел, алдан чыгып басыгыз, дим. Иртә торсаң — ит пешә, соңга калсаң — бит пешә дип белмичә әйтмәгән борынгылар. Әз генә йокыңнан соңарып уянасың икән, аннары йөгерергә туры килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев