Соңгы тәүлектә Татарстанда дүрт кеше коронавирустан үлгән
Пандемия башланганнан бирле республикада барлыгы 1 683 кеше бу йогышлы чир аркасында вафат булган.
Узган тәүлек эчендә коронавирус Татарстанда дүрт кешенең үлеменә китергән. Бу хакта Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Йогышлы чирнең соңгы корбаннары арасында 1943, 1941, 1952 елларда туган хатын-кыз һәм 1936 елда туган ир-ат бар.
Республикада пандемия башланганнан бирле коронавирустан үлүчеләрнең гомуми саны 1 683 очракка җиткән.
фото: «Татар-информ» МА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев