Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Соңгы биш елда районыбызның үсеше

Саннар һәм фактлар

Төп икътисадый күрсәткечләр

Тулаем территориаль продукт:

2014 ел – 8257,7 миллион сум, 2018 ел – 12730,6 миллион сум.

Авыл хуҗалыгы продукциясенең тулаем күләме:

2014 ел – 2166 миллион сум, 2018 ел – 3648 миллион сум.

Район буенча уртача хезмәт хакы:

2014 ел – 18092,9 сум, 2018 ел – 25436,2 сум.

 

Сәнәгать

Җитештерелгән продукцияне сатудан алынган табыш:

Металл савыт-саба заводы:

2017 ел – 1864 миллион сум, 2019 ел (1 август) – 1059 миллион сум.

Киез итек-киез комбинаты:

2017 ел - 374 миллион сум, 2019 ел (1 август) - 125 миллион сум.

Тегү фабрикасы:

2017 ел - 94 миллион сум, 2019 ел (1 август) – 32 миллион сум.

 

Авыл хуҗалыгы

Район агросәнәгать комплексының 2019 елның 7 аена булган күрсәткечләре:

Сөт җитештерү – 56,7 мең тонна;

Ит җитештерү – 4092 тонна;

Мөгезле эре терлек саны – 32,2 мең, шуның 11,5 меңе – сыерлар;

Уртача көндәлек тулаем савым - 275 тонна.

 

Кече эшмәкәрлек

Районда 1382 эшмәкәрлек субъекты эшчәнлек алып бара, шул исәптән 1078е - шәхси эшмәкәр, 304е - кече һәм урта предприятиеләр.

 

Торак

Районда ел саен гомуми мәйданы 25 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырыла.

2015 елда – 29353, 2019 елда 23830 квадрат метр шәхси торак төзелеше башкарылган;

2015 елда гомуми мәйданы 1771 квадрат метр булган - җиде, ә 2018 елда 1227 квадрат метр мәйдан биләгән тугыз күпфатирлы йорт ияләренә тапшырылган;

2019 елга план – 27 мең квадрат метр; шәхси торак төзелеше – 26062 квадрат метр, күпфатирлы йорт – 938 квадрат метр.

 

Юл төзелеше

2015-2018 елларда төрле программалар буенча 74,8 чакрым юл төзекләндерелде. Үзара салым программасы буенча районның торак пунктларында 130,319 чакрым юлга вак таш түшәлде. 2019 елда 11,75 чакрым юлга таш салуны төгәлләү планлаштырыла.

 

Газлаштыру

2015 елда Зур Кукмарада (38 участок) - 1470 метр, Кукмарада (20 участок) – 231 метр;

2019 елда Манзарасның көньяк өлешендә 27 мең метр озынлыкта газ челтәре үткәрелгән.

 

Белем бирү объектлары төзелеше һәм капиталь төзекләндерү

Төзелеш:

2015 ел – Кукмарада “Йолдызлык”, Туембаш балалар бакчалары;

2017 ел – Нырьяда балалар бакчасы, “Галактика” балалар иҗат үзәге;

2018 ел – Ядегәрдә балалар бакчасы, күппрофильле лицейда укыту остаханәләре бинасы.

Балалар бакчаларын капиталь төзекләндерү:

2017 ел – Кукмарада “Салават күпере”, “Кыңгырау”, Вахит балалар бакчалары;

2018 ел – Кукмараның “Гөрләвек” балалар бакчасы;

2019 ел – Кукмараның “Ләйсән” балалар бакчасы (ремонт эшләре бара).

Белем бирү учреждениеләрен капиталь төзекләндерү:

2015 ел – Кәркәүч, Түбән Өскебаш мәктәпләре, Кукмара гимназиясе;

2016 ел – Зур Кукмара, Сәрдекбаш, Лубян, Урта Комар мәктәпләре;

2017 ел – Мәчкәрә коррекция мәктәбе, Кукмара аграр, Лубян урман-техник көллиятләре;

2018 ел – Зур Сәрдек, Кукмара гимназияләре, Кукмара 4нче, Лельвиж, Чарлы мәктәпләре, күппрофильле лицей;

2019 ел – “Үсеш ноктасы” илкүләм проекты буенча Зур Сәрдек гимназиясе, Зур Кукмара, Манзарас, Нырья мәктәпләре, Поч.Сутер, Сәрдекбаш, Урта Комар мәктәпләренә балалар бакчаларын кертү.

 

Күпфатирлы йортларны капиталь төзекләндерү

2015-2019 елларда 32 күпфатирлы йортка капиталь ремонт ясалган.

 

Мәдәният учакларын төзү һәм капиталь төзекләндерү

Төзелеш:

2015 елда – Мәмәширдә, 2016 елда – Кече Чура һәм Лельвижда, 2018 елда Иске Кенә һәм Янсыбы авылларында мәдәният йортлары;

2019 елда - Кәчимир мәдәният йорты (төзелеш эшләре бара).

Төзекләндерү:

2015 елда – Чарлы, 2016 елда – Түбән Өскебаш, район Мәдәният йорты, 2017 елда – Нырья, 2018 елда - Лубян, Әсән-Елга клублары;

2019 елда - Туембаш, Әсән-Елга, Янил клублары (төзелеш эшләре бара). Олыяз авылы клубында ремонт эшләре планлаштырыла.

 

2015 елда 25 күпфатирлы йорт (841 фатир) шәхси җылылык системасына күчерелде.

 

Ветеринария

пунктлары төзелеше

2015 ел – Чишмәбаш;

2016 ел – Березняк, Түбән Өскебаш.

 

Сәламәтлек саклау оешмаларын төзү һәм төзекләндерү

2015 ел – Күкшел, Ташлы Елгада модульле ФАП, Лубян участок дәваханәсенә капиталь төзекләндерү, район үзәк дәваханәсендә ремонт;

2016 ел – Зур Сәрдектә модульле ФАП;

2017 ел – Олыязда модульле ФАП;

2018 ел – Түбән Комарда модульле ФАП;

2019 ел – Сәрдекбашта модульле ФАП.

 

Спорт учреждениеләре

Универсаль спорт мәйданчыклары төзү һәм урам тренажерлары урнаштыру:

2015 ел – Кукмара гимназиясе, Лубян, Нырты, Туембаш мәктәпләре;

2016 ел – “Нараткай” балалар сәламәтләндерү лагере, Пычак, Лельвиж, Ядегәр, Туембаш мәктәпләре, Кукмара аграр көллияте;

2017 ел – Поч.Кучук, Сәрдекбаш җирлекләре;

2018 ел – Кукмара 3нче, Ош.Юмья, Мәмәшир, Березняк мәктәпләре;

2019 ел - Урта Комар, Түбән Үрәс мәктәпләре.

Капиталь төзекләндерү:

2016 ел – “Ялкын” яшүсмерләр клубы, “Нараткай” лагере (ашханә);

2017 ел – “Зилант” спорт мәктәбе (бассейн);

2018 ел – “Атлант” яшүсмерләр клубы;

2019 ел – “Олимп” Боз сарае (суыту һәм вентиляция җиһазлары ремонты).

2015 елда - Кукмараның футбол стадионына реконструкция, 2019 елда - тау спорты өчен канат юлы төзелеше.

 

Урам утларын торгызу программасы

2015 ел – “Кукмара-Шәмәрдән” һәм Кукмараның көнчыгыш яктан әйләнеп узу автоюлында 73 багана урнаштырылды;

2017 ел – 516 яктырткыч куелды, Зур Кукмара, Янсыбы, Кәчимир, Манзарас, Өлге, Югары Шәмәрдән, Түбән Шәмәрдән, Ядегәр, Тарлау, Байлангар, Сазтамак, Нормабаш, Арпаяз, Тәмәй, Кукмара торак пунктларында 5,56 чакрым ут чыбыгы сузылды;

2018 ел – 306 яктырткыч куелды, Зур Сәрдек, Урта Комар, Ош.Юмья, Важашур, Пычак авыл җирлекләрендәге торак пунктларда 3,75 чакрым ут чыбыгы монтажланды.

 

2015 һәм 2017 елларда – сигез гидротехник корылмага, 2019 елда “Нурминкә” гидротехник корылмасына капиталь ремонт ясалды.

 

2016 ел – Зур Сәрдек, Байлангар авыл җирлеге, район Советы биналарына капиталь ремонт, Атлас Булатов исемендәге паркны төзекләндерү;

2017 ел – Кукмарада ЗАГС бинасы, “Кукмара” сәнәгать паркы, Ош.Юмья авыл җирлеге бинасы төзү, район Башкарма комитеты, район авыл хуҗалыгы идарәсе биналарына капиталь ремонт, Нурминкә елгасы яр буен төзекләндерү;

2018 ел – Вахит авылындагы паркны төзекләндерү, Чарлы авыл җирлеге бинасына, Кукмара үзәк паркына капиталь ремонт, Татар Толлысы һәм Пычак авылларында модульле сәүдә объектлары төзү, Кукмарада котельныйны гомуми мунча итеп үзгәртү өчен бинага реконструкция, музыка мәктәбенә капиталь ремонт;

2019 ел – Кукмараның Ворошилов урамында “Бертуган Комаровлар кунак ишегалды” объекты, шәһәрнең Мичурин урамында “Хәтер паркы” төзелешләре, “Родыгиннар фабрикасының түшәү цехы бинасы” мәдәни мирас объектына реставрация ясау.

 

Үзара салым программасы буенча башкарылган эшләр

Үзара салым акчалары хисабына авыл җирлекләрендә 71 чишмә төзекләндерелде, 93 балалар мәйданчыгы ясалды, 9,49 чакрымда бишенче линия сузылды, светодиодлы 2694 яктырткыч, 136 янгын гидранты куелды, 15 күпер төзелде.

Кукмарада 3930 метр җәяүлеләр юлына брусчатка түшәлде, 47 балалар уен мәйданчыгына кече архитектура формасы, урамнарга 150 эскәмия урнаштырылды, 12 урамда яктылык утлары төзекләндерелде, 400 ут баганасы куелды, светодиодлы 2000 яктырткыч алынды. 

фото: Фәнил Мәрсетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk