Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Социаль хезмәткәр Расиха Минимуллина: Безгә һәрвакыт уяу булырга кирәк

Расиха Рәфәгать кызы, мәктәпне тәмамлап, Казанның 68нче номерлы һөнәри лицеенда социаль хезмәткәр белгечлеген үзләштерә.

Бүгенге көндә “Тылсым” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең Кукмараның беренче номерлы участогында 20 социаль хезмәткәр эшли.

Шуларның берсе – Манзарас авылыннан Расиха апа Минимуллина. Бүгенге көндә аның карамагында 9 өлкән кеше: алар белән эш, ял, бәйрәм көннәре, гомумән, бар гомере уза, дияргә була. Мин шалтыратканда, ул Кукмарада яшәүче 82 яшьлек Әлфинур Локмановада иде.

-Расиха – минем кызым инде ул хәзер. Аңа чиксез рәхмәтлемен. 9 ел урын өстендә яткан иремне карашырга да нык ярдәм итте. Сәламәтлеге белән яшәсен, – дип кочаклады ул аны. 

Расиха Рәфәгать кызы, мәктәпне тәмамлап, Казанның 68нче номерлы һөнәри лицеенда социаль хезмәткәр белгечлеген үзләштерә. Әлеге хезмәтенә ул бөтенләй очраклы килә. Кулына диплом алгач, туган якларына кайтып, иң элек декрет ялына чыкканчы Киндеркүл балалар бакчасын җитәкли. Вакытлы урын булганлыктан, олы кызын балалар бакчасына биреп, нинди эшкә дә риза дип белешә башлагач, язмыш җилләре аны Кукмарада оешып кына килә торган “Тылсым” үзәгенә китерә. Ул елларда әлеге һөнәр билгесез яңа юнәлеш буларак кына кабул ителсә дә, тора-бара бик мөһим, әһәмиятлегә әверелә. “Беренче директорым Рәйсә Мөбарәковна иде. Мине өч өлкән кешегә билгеләделәр. Төрле холыклылар белән эшләргә туры килде. Хезмәт юлын башлаганда инде дөрес юлны сайламадым бугай дип елаган чакларым булса да, үземне башка өлкәдә күз алдына да китерә алмыйм хәзер”, – дип елмая Расиха апа. 

Беренче эш көнен дә искә алдык: “Өлкән яшьтәге апаның инсульттан соң гәүдәсенең бер ягы эшләми иде. Авырдан гына йөри, урамга да чыкмый. Кызы кияүдә, килен кеше булгач, гел килә алмый. Кибеттән азык-төлеген алып кайтам, өйләрен җыештырам, ә ашарына үзе әзерләргә тырыша иде. Миңа бик күп рәхмәтләр укыды ул, кызым, ярый сез бар дип әйтә иде”, – диде. 

Тора-бара Расиха апа, тәҗрибәле хезмәткәр буларак, Кукмараның беренче номерлы участогына социаль эш буенча белгеч итеп билгеләнә. Биредә өч ел хезмәт куя. “Эшләгән дәвердә иң кыены ялгыз өлкәннәрне картлар йортына билгеләү булды. Шуңа күрә кире үз эшемә кайтаруларын сорадым”, – дип сөйли ул.

Бүген аның карамагындагыларның 4се һәрдаим контроль сорый, өеннән чыга калсалар да, янында кеше булырга тиеш, 5се – үз аягында йөрүчеләр, ләкин кайбер эшләренә булышырга кирәк, мисалга, идән юарга. “Ял көннәрендә өлкәннәр белән гел элемтәдә торабыз. Ашыгыч ярдәм чакыртырга да туры килә. Безгә һәрвакыт уяу булу кирәк. Аннан участок белгеченә хисап бирәбез, – ди танышым. – Хәзер янып үлүче ялгызлар бик күп, шуның өчен 80 яшьтән өлкәнрәкләргә елга бер мәртәбә “обход” үткәрәбез. Кемгәдер социаль хезмәткәр билгеләнә, ә кемдер картлар йортына җибәрелә”.

Сөйләшкән арада Балтач, Балык Бистәсендә узган фестивальләргә барып, хезмәттәшләре өчен җан атып, җырлап, биеп, төрле скетчлар куеп йөргән чакларын да искә алды ул. Бүгенге көндә Расиха апа яшь белгечләргә дә ярдәм итәргә тырыша, чөнки беркем дә өйрәнеп тумый, һәр эштә тәҗрибә кирәк.
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев