Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Социаль педагог Наилә Турова: Балаларның һәммәсенә дә игътибар һәм әни назы кирәк

“Шәфкать” үзәгендә дәресләрне комплекслы итеп алып баруга да зур игътибар бирелә.

Шәфкать” балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәгенең социаль педагогы Наилә Турова – белгечлеге буенча рус теле һәм әдәбияты укытучысы. Әмма ул бер ел Казанда мөгаллимлек иткәч, Кукмарага кайта, декрет ялыннан соң 2014 елда үзәккә тәрбияче булып урнаша да шуннан бирле эш урынын алыштырып йөрми. 

– Бер ел эшләгәч, социаль педагог вазыйфасына билгеләндем, хәзер дә күңелем тарткан хезмәтне башкарам. Төп бурыч – физик мөмкинлеге чик­ле балалар белән шәхсән һәм төркемләп шөгыльләр уздыру, аларны җәмгыятькә яраклаштыру. Китап­ханәгә, Кукмара туган төбәкне өйрәнү музеена, “Зилант”, “Барс-Арена” спорткомплексларына, паркларга барырга яратабыз. Экскурсияләр вакытында, урамда йөргәндә, биналарга, кибетләргә кергәч, үзеңне ничек тоту кагыйдәләренә, исәнләшергә, саубуллашырга, рәхмәт әйтергә өйрәнәбез. Шәхси дәресләр вакытында исә башлыча бизиборд ярдәмендә вак моториканы үстерүгә басым ясала. Кабинетта юл йөрү кагыйдәләренә багышланган пособие бар. Балалар аны аеруча үз итә. Мин кайбер элементларны ялгыш итеп билгелим дә, малайлар һәм кызлар тиз арада табып алып дөресләп куялар, – ди Наилә Ринат кызы.

Социаль педагогның сүзләре буенча, ул, 2019 елда республикакүләм социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында катнашып, “Терәк-хәрәкәт аппаратына зыян килгән балалар өчен уеннар” дигән проект белән “Спорт” номинациясендә җиңү яулаган. 

– Шул вакытта бирелгән уеннарны хәзер дә кулланам, файдасын күрәм. Барлык балалар да ярата аны, кәефләре дә күтәрелә, – ди ул. – Безгә ай саен тернәкләнү курслары узарга 45 бала килә. 3–17 яшьлек малай һәм кызларны, диагнозларына карап, төркемнәргә бүләм дә, алар белән 21 көн дәвамында бар тырышлыкны куеп шөгыльләнәбез. Кабул иткәндә, озатканда диагностика ясыйбыз. Күбесендә уңай якка үзгәреш сизелә. Андый вакытта хезмәт юкка булмаган дип сөенеп куясың. 

“Шәфкать” үзәгендә дәресләрне комплекслы итеп алып баруга да зур игътибар бирелә. Язмам герое музыка җитәкчесе һәм педагог-психолог белән аеруча тыгыз элемтәдә эшли икән. 
– Җитәкчебез дә, коллектив та бик яхшы, бердәм. Кайсы янына нинди генә ярдәм сорап керсәм дә, беркайчан кире какмыйлар, булышалар, үз киңәшләрен бирәләр, – ди Наилә Турова. – Кайбер балаларның үз-үзләрен тотышында моңарчы күрмәгән үзгәрешләр булырга мөмкин. Андый вакытта безгә медицина хезмәткәрләре ярдәмгә килә, диагнозның шау­кымы дип аңлата. Үзенчәлекле балалар белән эшләү бер дә җиңел түгел. Әмма бердәм булганда барлык авырлык­ларны да җиңеп чыгарга мөмкин.
Наилә Ринат кызының гаиләсендә 12 яшьлек малай үсә. “Эштән соң бар вакытымны улыма багышлыйм. Ничә яшьтә булуга карамастан, балаларның һәммәсенә дә игътибар, әни назы кирәк”, – ди ул. Әлеге сүзләр белән килешми мөмкин түгел. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев