Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Сәламәтлекне урлаган фаҗига

26 апрель – Россиядә радиация һәлакәтләрен һәм катастрофаларын бетерүдә катнашучылар һәм анда вафат булган корбаннарны искә алу көне.

Үзенең күләме һәм фаҗигале нәтиҗәләре буенча җир шары тарихындагы иң зур техноген һәлакәт – Чернобыль катастрофасына быел 36 ел була. Вахит авылыннан Рәис Нигъмәтуллин - әлеге куркыныч фаҗиганең нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан иң яшь райондашларыбызның берсе. Шул вакытта әле аңа нибары унтугыз яшь кенә була. Тик яшьләр ул чакта үзләренең сәламәтлекләрен куркыныч астына куюларын уйлап та карамыйлар. Гәрчә, бу турыда белсәләр, хәл башка юнәлеш алыр идеме икән, билгесез.

Рәис абый Чернобыль җирләренә 1990 елны армиягә алынганнан соң барып эләгә. Ул хәрби хезмәтен Житомирск өлкәсенең Коростень шәһәрендә уза. Ул Чернобыльдән 115 чакрым тирәсе генә ераклыкта урнашкан була.

«Армиягә киткәнче, һәлакәт турында бөтенләй белмәдем, ишеткәнем дә булмады, яшь вакыт бит, кызыксынмаганбыздыр да инде. Ә Украинага барып җитеп урнашкач, хезмәт итә торган җирне радиацияле зона, дип сөйләштеләр. Һәлакәт булган урынга безне берничә тапкыр җыештырырга алып бардылар, шуннан соң гына шартлау турында белдек. Тик моннан соң да әллә ни уйлап тормадык, исе, төсе юк, күзгә күренми...» - диде яңа танышым. 

Шартлау булганнан соң, бу тирәләрдә яшәүчеләргә туган якларын калдырып китәргә туры килә, якын-тирә авыл-шәһәрләрдә күбесенчә өлкәннәр торып кала. Рәис абый да бушлык сизелә иде, дип искә ала.

«Без хезмәт иткән шәһәрдә кешеләр яши иде әле, ә менә һәлакәт булган урынга якын урнашкан җирләрдән күченеп китәргә туры килгән. Чернобыльгә безне машиналар белән алып баралар иде, территориягә исә махсус киемнәрдән, противогаз кидертеп, унбиш минутка гына алып керделәр. Вакыт чыккан саен, кешеләр алышынып торды. Анда инде төп чистарту мәшәкатьләре төгәлләнгән, безгә вак-төяк җыештыру эшләре генә калган иде. Зонага кергәндә, чыкканда тәндәге радиация күләмен үлчиләр һәм юына идек. Ашауга да интекмәдек, бик әйбәт иде. Тик безгә күпме нурланыш алуыбыз турында бер мәгълүмат та әйтмәделәр, хәтта бу турыда хәрби билетка да язмадылар. Табиблар күпме доза нурланыш алуыбыз турында сораганда да җавап бирә алмыйм, бу турыда Украинадан соратып та караган идем, тик җавап килмәде. Ә Украина суверенитет алганнан соң, без калган бер ел хезмәтне Казанда үтеп бетердек», - диде ул.

Радиациянең зыянын егет армиядән кайтканнан соң сизеп ала. Аңа кадәр сәламәтлеге белән бәйле бер проблемасы булмаса да, кисәк кенә күз күреме начарлана. Табиблар исә сәбәбен әлеге һәлакәт белән бәйләп аңлата. Хәзерге вакытта бер күз бөтенләй күрми диярлек, икенчесе бераз ярап тора әле, ди чернобыльче.   

«Армиядән соң Себер якларына китеп, бәхетемне сынап карадым, аннан кайткач, Вахитов исемендәге хуҗалыкта чылбырлы тракторны иярләдем, кыр эшләрендә катнаштым. Ә бер елны, мәктәп котельнаясында оператор булып хезмәт куйганда, медицина тикшеренүен узып булмады. Хәзер нишләргә кирәк, дигән уй биләп алды. Шуннан соң сәламәтлек буенча инвалидлык бирделәр», - диде ул. 

Рәис абый Кукмарада чернобыльчеләр хөрмәтенә үткәрелә торган чараларда да катнашырга тырыша. Кукмарадан хезмәттәше Линар Ханнанов белән дә араларын суытмыйлар. Тормыш иптәше Алсу күрше Балыклы авылыннан икән, ике бала тәрбияләп үстергәннәр. 

«Без Рәис белән танышканда, мин бу авылда кибетче булып эшли идем, аның вахта ысулы белән Себердә хезмәт куйган чаклары. Өйләнешкәнче чернобыльче икәнен белмәдем, шуңа күрә курку хисе булмады. Белсәм дә исем китмәс иде дип уйлыйм, чөнки Чернобыль һәлакәте турында без мәгълүматлы түгел идек. Шөкер, балаларыбыз сау-сәламәт, үзебез әкренгә гомер итәбез. Аллаһы Тәгалә тигезлектән аермасын», - диде ул. 
 
Ләбибә НИГЪМӘТУЛЛИНА, әнисе:

Без тормыш иптәшем белән өч ул, бер кыз тәрбияләп үстердек. Улларыбызның икесе Ватан алдындагы бурычларын үтәп кайттылар. Ул вакытта хәзерге кебек телефоннар юк бит, шуңа күрә хатларын сагынып көтеп ала, аннан соң елый-елый җавап яза идек. Рәиснең Чернобыльдә хезмәт иткәнен башта белмәдек, аның шундый начар җир икәнен күз алдыбызга да китермәдек. Аллага шөкер, гаилә корды, килен белән матур итеп яшиләр, алга таба да бер-берсенә терәк булсыннар.
 

Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев