Хезмәт даны

Кукмара районы

Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Синәр авылында «XX гасыр башында мари биләмәсе» дигән музей-этнография комплексы ачылды

Музей-этнография комплексындагы йортны, амбар, терлекләр ишегалдын ясаганда бер гасыр элек файдаланылган технологияләргә таяндылар.

Синәр авылы табигатьнең бик матур урынында урнашкан. Тарихи мәгълүматлардан билгеле булганча, моннан берничә гасыр элек елга буена марилар килеп төпләнә һәм аны Синәр дип йөртә башлыйлар. 

Соңга таба авылга да әлеге исем бирелә. Кайчандыр гөрләп тора ул, башлангыч мәктәп тә була, Синәрнең «Җиңү» колхозы районда терлекчелек буенча да, иген үстерүдә дә алдынгылыкны били. Хезмәт урыннары кимеп, киләчәккә өмет булмагач, биредә яшәүчеләр бер-бер артлы авылдан күченеп китү ягын карый. Әмма туган як, туган туфрак барыбер үзенә тарта. Хәзер Синәрне бөтенләй танырлык түгел. 

«Минем әнием Синәр авылыннан. Без гаиләбез белән Себер якларында яшәдек. Марий Эл республикасының Йошкар-Ола шәһәрендә югары белем алганнан соң, журналист белгечлеген үзләштерү өчен, Мәскәүгә укырга кердем. Шунда булачак тормыш иптәшемне очраттым һәм без Россия башкаласында төпләнеп калдык. Балачагым Синәрдә узгангадырмы, соңгы егерме елда миңа көн саен диярлек авыл белән бәйле төшләр керә башлады, аның киләчәге өчен дә бик борчыла идем. Хәзер дә күземне йомсам, ничек итеп тәрәзәдән карап торганымны, өйләрнең, коймаларның кайсы урында булуы, ничек итеп су буена каз куганнарыбызны сөйләп бирә алам. Апабыз биредә йорт салды да, аңа безнең гаилә һәм башка туганнар да кушылды, нәтиҗәдә авылда “Санниковлар урамы” барлыкка килде. 1990 елларда биредә ике генә хуҗалыкта кешеләр яшәсә, хәзер инде өйләр саны 27гә җитте. Мин Синәрне бик зур һәм алга киткән авыл дип әйтә алмыйм, әмма ул яши, бирегә бик күп кунаклар кайта. Удмурт, мари фольклор коллективларын чакырып, гөрләтеп ел саен “Авыл көне” уздырабыз, милли бәйрәмнәр оештырабыз. Авылда моннан ике ел элек федераль программа буенча ял паркы төзелде, аңа “Санниковлар җиренең ял паркы” дип исем бирдек. Чөнки авылда яшәгән мариларның барысы да диярлек Михаил Иванович Санниковның токымнары булып тора. Үзара салым акчалары хисабына паркка эскәмияләр, өстәмә яктырткычлар да куйдык», - ди әлеге комплексны булдыруда янып-көеп йөрүче Ольга Санникова.

Ольга Санникова сүзләренә караганда, алар «Ший Энер» мәдәни үзәге» дигән коммерцияле булмаган автоном оешма булдыралар, тарих, традицияләр, авылны торгызу, милләтне саклау, гореф-гадәтләрне яшь буынга калдыру максатында, проектлар язалар.

Реклама

«“Татнефть” компаниясенең грантлар программасы кысаларында грант оттык та, аның акчалары 2020 елның 30 июнендә, минем туган көнемдә, килеп иреште, һәм без авылда төзелеш эшләрен башлап җибәрдек. Киров өлкәсенең Кошай авылыннан борынгы мари йортын сүтеп алып кайттык. Төзүчеләрнең сүзләре буенча, аңа инде йөз ел. Без музей-этнография комплексындагы йортны, амбар, терлекләр ишегалдын ясаганда бер гасыр элек файдаланылган технологияләргә таяндык. Нигезен дә нәкъ шул вакыттагыча эшләдек. Музей йорты бетон фундаментта түгел, ә ташлар өстендә утыра. Әлеге комплекстан бераз читтә кунакханә һәм кара мунча тора. Берничә көнгә килгән туристлар өчен анысы да бик мөһим. Амбарның бер өлешендә Иске Кенә авылында яшәүче, балачактан физик мөмкинлеге чикле Константин Петровның агачтан ясалган кул эшләре урын алды. Без аның белән алга таба да хезмәттәшлек итәргә планлаштырабыз. Мәктәпләрдә укулар башлангач, ул укучылар өчен кул эше буенча мастер-класслар уздырырга тели. Шулай ук биредә милли киемнәрдән төрле-төрле курчаклар да урнаштырдык. Аларны Киров һәм Свердловск өлкәсендә яшәүче марилар алып килде», - дип сүзен дәвам итә Ольга ханым.

Комплекстагы экспонатларның күплегенә игътибар иттек. Ниләр генә юк анда! Мари халкының борынгы милли киемнәре, көнкүреш кирәк-яраклары – һәрберсен мари авылларындагы өйләргә кереп йөреп, бөртекләп җыйганнар, экспедицияләрдән дә алып кайтканнар. Музей-этнография комплексы ачылышында Свердловск өлкәсенең Красноуфимск районы Юва авылыннан да кунаклар бар иде. 

«Ольганың чакыруын кабул итеп, Кукмара районына бик теләп килдек. Бәйрәмдә фольклор ансамблебез дә чыгыш ясады. Мин үзем дистә еллар дәвамында курчаклар һәм аларга милли киемнәр тегү белән шөгыльләнәм. Коллекциядә төрле милләт халыкларының милли киемнәреннән курчаклар бар. Кукмараның халкы бик тырыш, шуңа игътибар иттем. Синәр авылының табигате исә искиткеч матур», - ди Роза Андреева.
 
Музей-этнография комплексының ачылу тантанасында район башлыгы Сергей Димитриев, «Татнефть» компаниясенең грантлар программасы җитәкчесе Эльмира Газизова, Татарстан Республикасы Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсенең баш киңәшчесе Марина Иванова һәм башкалар катнашты. Шулай ук биредә «Угинде пайрем» – мари халкының беренче уңыш бәйрәме дә узды. Анда районыбызның, Свердловск өлкәсеннән, Марий Эл республикасыннан, Казан шәһәре һәм Киров өлкәсеннән килгән фольклор коллективлар, аерым башкаручылар чыгыш ясады. 
 
 
Сергей ДИМИТРИЕВ:

Өлкәннәр генә түгел, хәтта балалар да бәйрәмгә милли киемнәрдән килгәннәр. Ничек матур бит! Чыгышлары белән Синәрдән булган Санниковлар гаиләсенең авылга җан өрергә, милли үзәк булдырырга теләүләрен куанып кабул иттек. Әмма комплекс шулай тиз арада сафка басар дип уйламаган да идем, бик күркәм килеп чыкты. Без – күпмилләтле район. Татар, рус, керәшен, удмурт, мари һәм башка халыклар үзара дус-тату, бердәм булып яшибез. Үткәнебезне саклап, киләчәк буыннарга тапшыру өчен, алга таба да мондый үзәкләр булдыру мөһим. 
 
Ольга МАТВЕЕВА:

Синәр авылында туып-үскән кыз мин. Тормышка чыгып, күп еллар Кукмарада яшәдек, балалар үстердек. Ә инде пенсиягә чыккач, туган якка кайтып төпләндек, йорт салдык. Бирегә тамырлары авылга килеп тоташкан кешеләр генә түгел, ә урыны тыныч дип, хәтта шәһәрдән дә күченеп кайтучылар бар. Синәрдә газ, су кергән, парк бар, хәзер менә музейлы да булдык. Без авылда дус-тату яшибез, бар эшне дә бергәләп башкарабыз. Авылның киләчәге булуына, аның үсүенә бик шатмын.
 
Варвара ДЫМОВА:

Мин - Мәскәү кызы. Тимирязев академиясен тәмамладым. Соңгы курста укыганда гаилә дустыбыз Ольга Санникованың тәкъдиме белән, диплом проекты итеп, Кукмара районындагы Синәр авылын сайладым. Ольга ханым – ачык күңелле, олы йөрәкле кеше. Аның белән эшләү миңа бик рәхәт һәм җайлы булды. Хәзерге вакытта проект өйрәнү стадиясендә. Киләчәктә эш авылның үзәк урамыннан башланыр дип уйлыйм. Балалар мәйданчыгы, иҗтимагый киңлекләр, урам юлларын, музей комплексы территориясен төзекләндерү – боларның барысы да проектта каралган.
 

фото: kukmor.tatarstan.ru

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев