Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Сихәтле суган

    Сугандагы С витамины организмның сак­лагыч көчләрен активлаштыра, аңардагы үсемлек антибиотиклары - фитонцидлар авыру китереп чыгаручы бактерияләрне үтерә, ә магний иммун системаны ныгыта, стресска бирешмәүчәнлекне көчәйтә

    4-5 кыяк суган һәм 1 бәйләм петрушканы вак кына турап, тоз сибәләр, 10 минуттан соң шуның өстенә кабыгы әрчелгән 1 лимонны ваклап турыйлар, үсемлек мае сибәләр дә, итле ризыклар белән ашыйлар. Яки 1 бәйләм яшел суганны турап, бераз эремчек яки вак угычта уылган сыр кушалар, тоз сибеп, каймак яки йогурт салып болгаталар.

    Яшел суган
    Яшел суган язгы авитаминоз вакытында бик файдалы. Ул хәлсезләнгәндә, арыганда, салкын тигәндә, баш әйләнгәндә булыша. Яшел суган составындагы калий йөрәк мускулын һәм кан тамырлары тышчасын ныгыта, кан басымын нормага китерә. Суган кыякларындагы хлорофилл кан ясалуны яхшырта, шунлыктан аны азканлылыктан интеккәндә ашарга киңәш итәләр. Кыяктагы кальций һәм фосфор теш-уртларны ныгыта, авыз куышлыгындагы микробларны үтерә. Суган күзәнәкләрдәге натрий ионнарын калий ионнарына алыштыра, бу организмнан артык сыеклыкны чыгаруга булыша. Үт куу чарасы буларак һәм үт куыгында ташлар ясалуны кисәтү өчен көненә 2-3 кыяк яшел суган ашау җитә. Кыяктагы кверцетин антиоксиданты яман шештән саклый.

    Интернет битләреннән алынды.
    Табиб белән киӊәшләшү зарури.

    Фото: pixabay.com/ru

    Реклама
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: