Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Шушы көннәрдә якын кешебезне соңгы юлга озаттык

Озын гомер кичергән, риясыз, дәрәҗәле, олы хезмәт юлы үткән, якты күңелле, офтанмаучан биш бала атасы Илгизәр абый истәлегенә бу язмам... 

Шушы көннәрдә якын кешебез – Закиров Илгизәр Мортаза улын соңгы юлга озаттык. Ул Олыяз авылында  9 балалы  Мортаза-Өмелхода гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә. Кечкенәдән бик актив, кызыксынучан малай булып үсә.  8 сыйныфта укыганда фаҗигагә юлыга: йон тетү машинасына кысылып, уң кулын югалта.  Илгизәр үзендә  көч таба: яңадан сул кулы белән язарга өйрәнә, фотога төшерү белән шөгыльләнә башлый. Зур Сәрдек урта мәктәбен 1956 елда уңышлы тәмамлап, авылда комсомол оешмасын җитәкли. Ул вакытта авылда, Ленин исемендәге колхозда зур күтәрелеш еллары була. Комсомол оешмасы авылның яшьләрен берләштерә, кырчылыкта, яшелчә үстерүдә, алма, җиләк-җимеш бакчаларында, терлекчелектә аерым яшьләр бригадалары оештырыла. Даими кичәләр, концертлар, спектакльләр, агитбригада лекция-концертлары белән авыл клубы гөрләп тора.  

1958 елда комсомол оешмасы рес- публика күләмендәге ярышта 1нче урынны ала, шул уңайдан “Кызыл Татарстан” газетасының тулы урта бите Ленин исемендәге колхозның комсомол оешмасының эш тәҗрибәсенә, колхоз тормышына багышланып чыга. Комсомол секретаре Илгизәр Закировка  ВЛКСМның өлкә комитетыннан айлык хезмәт хакы да билгеләнә (республикада ике генә авыл комсомол оешмасы секретарена хезмәт хакы түләнә). 

Ул елларда Илгизәр Закиров район, өлкә газеталарының актив хәбәрчесенә,  фотохәбәрчесенә әверелә. Соңыннан бу эшләре Кукмара районы газетасы редакциясенә фотокорреспондент, журналист булып урнашырга мөмкинлек бирә.  Дистә елга якын “Коммунизм таңы” редакциясе журналисты, партия райкомының инструкторы,  Саба  авыл хуҗалыгы идарәсендә инспектор-оештыручы булып, дәрәҗәле эшләр башкара. Эшләү дәверендә ул читтән торып Казан авыл хуҗалыгы институтының икътисад, агрономия факультетларын уңышлы тәмамлый.  Тиздән  данлыклы Камил  Шакировны  Казан  Кремлендә урнашкан  республика яшелчә-итчелек совхозлары берлегенә җитәкче итеп билгелиләр, үзе белән бергә Илгизәр  Закировны  да планлаштыру-икътисад бүлегенә җитәкче итеп ала.  Казанда Илгизәр абый икенче фаҗигагә очрый: аягы каты яраланып, озак даваланудан соң, икенче төркем инвалид булып кала. Үҗәт, сынмас холыклы кешене бу кайгылар да сындыра алмый.  1971 елдан  33 ел тоташ  Кукмара авыл хуҗалыгы идарәсенең планлаштыру-икътисад бүлеген җитәкли. Анда районның, белгечләрнең, җитәкчеләрнең бүгенге эшләренә бәяләмә туа, киләчәккә планнар төзелә. Ул елларда эшләгән җитәкчеләр Атлас Булатов, Рим Зарипов тырышлыгы белән авыл хуҗалыгы тармагы буенча Кукмара районы республикада һәрвакыт алдынгылар рәтендә бара. “Җитәкчеләребезнең орден-медальләрендә, хәтта алтын медальнең берәр очында безнең дә өлеш байтак инде”, - дип, горурланып елмая иде Илгизәр абый.

Озын гомер кичергән, риясыз, дәрәҗәле, олы хезмәт юлы үткән, якты күңелле, офтанмаучан биш бала атасы Илгизәр абый истәлегенә бу язмам... 

Зиннур ЗАКИРОВ 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев