Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Штрафларың түләгәнме?

Суд приставлары хезмәте полициянең юл-патруль хезмәткәрләре белән бергә “Юл приставы” дигән комплекслы программа кысаларында даими рәвештә рейдлар үткәрә

Юлга чыгарга җыенасың һәм автомобилеңнең руле артына утырасың икән, уйла: түләнмәгән, суд приставларына тапшырылган бурычларың юкмы?

Безнең суд приставлары хезмәте полициянең юл-патруль хезмәткәрләре белән бергә “Юл приставы” дигән комплекслы программа кысаларында даими рәвештә рейдлар үткәрә. Приставлар махсус җиһаз белән “коралланган”: ул әҗәтле машина йөртүчеләрне машина номеры буенча бик тиз “күреп” ала. Бу мәгълүмат шунда ук ЮХИДИ хезмәткәрләренә җиткерелә. Алар исә, машинаны туктатып, хуҗасы турында үзләрендәге мәгълүмат базасы  буенча белешәләр, әҗәтләрен ачыклыйлар. Йөртүче тиешле сумманы шунда ук түләсә, юлын дәвам итә. Әгәр суд приставлары хезмәте каршында бурычлары бик зур икән, машинасын штраф тукталышына куеп, инде җәяүләп китәргә мәҗбүр була. Билгеле ки, әҗәтен түләмичә, ул машинасын ала алмаячак, аның штраф тукталышында торганы өчен дә түләргә туры киләчәк.

Августның соңгы көнендә шәһәр урамнарында чираттагы рейд үткәрелде. Өч машина хуҗасы тоткарлау урынында ук штраф һәм салымнар буенча бурычларын капладылар. Ике машинага арест салынды һәм штраф тукталышына куелды.

Наил ГАЙНАНОВ, Балтач һәм Кукмара районнары буенча суд приставлары хезмәте җитәкчесе

Фото: Елена Кривопатре, "Татар-информ"

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk