Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Шәхси йортта чыккан янгында ике ир-ат һәм хатын-кыз зыян күргән

27 яшьлек егетнең тәне 90 проценттан артык пешкән, ул авыр хәлдә.

Татарстанда шәхси йортта янгында ике ир-ат һәм хатын-кыз янган. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Ашыгыч хезмәтнең 122 бердәм номерына Мамадыш районының Алгаево авылында янгын турындагы хәбәр бүген иртән килгән.

Кирпеч йортны камап алган янгыннан 50 яшьлек хатын-кыз, 27 һәм 25 яшьлек ике ар-ат үзләре чыккан. Табиблар зыян күрүчеләрне Мамадыш Үзәк район хастаханәсенә китергәннәр. Хатын-кызның һәм 25 яшьлек ир-атның тәне 25 процент пешкән.Табиблар аларның хәлен авыр, дип бәяли. 27 яшьлек егетнең тәне 99 процент пешкән. Ул авыр хәлдә.

121 янгын сүндерү һәм коткару часте янгынны тиз сүндергән. Янгын 100 кв метрга зыян китергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев