Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

“Шәфкать”тә сугыш геройлары турында видеофильм күрсәтелде

1941 елның 22 июнь көнен безнең халык мәңге онытмас… Бөек Ватан сугышы һәрбер гаиләгә орынды. Иң авыр һәм кызганыч еллар.

Бу сугышны жиңүдә ир-егетләр, хатын-кызлар, әби-бабайлар гына түгел, ә япь-яшь балалар да зур өлеш керттеләр. Күбесе хәрби комиссариатка килеп, яшьләрен арттырып әйтеп фронтка юл тотканнар. Партизан булып хезмәт иткән балалар арасында Советлар Союзы Геройлары да бар: Марат Казей, Валя Котик, Зина Портнова, Леня Голиков. Күптән түгел “Шәфкать” тернәкләндерү үзәгендә мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен шушы геройлар турында видеофильм күрсәтелде. Балалар игътибар белән киноны карагач, үзләренең уй-фикерләрен җиткерделәр.

Мондый патриотик чара яшүсмерләргә бик файдалы, чөнки һәрбер кеше үз тарихын белергә, онытмаска һәм хөрмәт итәргә тиеш.

Наиля Турова, социаль педагог

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk