Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

“Шәфкать” үзәгендә бәйрәм үткәрелде

Анда хезмәт ветераннары һәм пенсионерлар чакырылган иде

“Шәфкать” балаларны тернәкләндерү үзәгендә “Язгы мәрхәмәтлелек атнасы” кысаларында мөмкинлекләре  чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Яхшылык дөньяны коткарыр” дигән бәйрәм үткәрелде. Анда  хезмәт ветераннары һәм пенсионерлар чакырылган иде.  Кунакларга үзәктә тәрбияләнүче балалар белән концерт программасы күрсәтелде. Алар җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр һәм төрле конкурсларда катнаштылар. Ветераннарга истәлек бүләкләре тапшырылып, бергәләп фотосурәткә төшкәннән соң, бәйрәм чәй өстәле артында тәмамланды, дип хәбәр итте тәрбияче Наталья Алексеева һәм музыка җитәкчесе Ленар Баймиевлар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk