Фестивальдә 15 конкурсант катнашкан
Мәскәүдә физик мөмкинлекләре чикле балалар өчен “Чиксез мөмкинлекләр тормышы” дигән IX Бөтенроссия фестивале үткәрелде. Фестивальдә 15 конкурсант катнашкан. Анда “Шәфкать” тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче Алия Гарифуллина да катнашып, “Сәнгатьле уку, автор сүзе” номинациясендә Сергей Есенинның “Ана хаты” әсәрен тәкъдим итте. Ул үз номинциясендә җиңү яулады һәм катнашучы дипломы белән бүләкләнеп, гала-концертта чыгыш ясады. Аның җитәкчесе Ленар Баймиев фестивальнең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев