Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

“Шәфкать” тернәкләндерү үзәгендә кошлар көне үткәргәннәр

Анда кошлар турында табышмаклар, кроссворд, шигырьләр, төрле кош рәсемнәре урнаштырдык

“Кошлар көне” - ел саен үткәрелә торган экологик бәйрәм. Ул 1 апрельгә туры килә, чөнки нәкъ шушы вакытта кошлар туган якларына кайта. Беренче булып кара каргалар очып килә, алардан соң сыерчыклар күренә башлый. Соңрак тургайлар, күкеләр, сандугачлар, карлыгачлар очып кайталар. Кошлар килгәч, табигать тагын да матурлана. 

“Шәфкать” тернәкләндерү үзәгендә дә бу көн читтә калмады. Балалар белән берлектә “Кошлар – безнең дусларыбыз” дигән стенгазета чыгардык. Анда кошлар турында табышмаклар, кроссворд, шигырьләр, төрле кош рәсемнәре урнаштырдык. 

Балаларга бердәм эшләү бик ошады. Мондый эш төре аларның иҗади сәләтләрен үстерергә, үз-үзләренә ышанычларын арттырырга ярдәм итә. 

Әлбәттә, безнең төп максатыбыз булып - кошларның әһәмиятен күрсәтү, балаларда табигатькә сакчыл караш һәм табигатьтәге җан ияләренә шәфкатьлелек тәрбияләү тора. 
 

Альбина Каримова, II коррекция төркеме тәрбиячесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk